Җиңү турындагы хәбәрне үзе ала
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Халисә Гафурова яшәгән фатир ишеген шакыйм, ә үзем аның турында уйлыйм. Күптәннән күргән юк, үзгәрдеме икән? Шактый еллар элек сәхнәдән “... күзләрем дә начар күрә, ишетми колаклар да...” дип шигырь сөйләп йөргәне әле дә истә. Бүген ул ни хәлләрдә икән?
Ишекне кызы Марсилә ачты һәм ягымлы елмаеп өйгә ча- кырды. Түр яктан чыгып килгән Халисә апа каршыма килеп кочаклап алды, аркамнан сөйде. 92 яшьтә дип әйтерлек түгел әле аны, күз тимәсен. Күзләре дә күрә, колаклары да “сер бирми”. Тик менә хәтереннән генә зарлана. Сокланам мин өлкәннәргә, кичә нәрсә булганын исләренә төшерә алмасалар да, үзәкләренә үткән, бәгырьләрен телгәләгән сугыш елларын бүгенгедәй хәтерлиләр. Сөйләшә торгач, Халисә апа белән дә үткәннәрне барладык, сугышчан дуслары белән төрле елларда төшкән фоторәсемнәрне теркәп барган альбомны карадык.
– Менә бу китап сугышчан дустым Асия Баязитованыкы. “Татарстан зенитчы кызлары” дип атала. Минем сугышчан дусларыма багышлана, – диде Халисә Гафурова китапта үзе турында язылган битне ачып күрсәтеп. – Егетләребез турында да язасы иде, кызганыч, Асия вафат булды.
Казиле авылында туып–үсеп, Казанбаш мәктәбен, аннан Арчада оешкан медицина мәктәбен тәмамлый кыз.
– Апам белән сеңлемә бөтенләй дә ошамаган, бик шаян, җитез, хәрәкәтчән бала идем мин, гел малайлар белән уйнадым, – ди ул. – 7 сыйныфтан соң педагогика көллиятенә укырга керергә киттем. Тик имтиханнарны бирә алмадым. Иптәшләрем белән тоттык та документларны яңа ачылган медицина хезмәткәрләре әзерләүче мәктәпкә илтеп тапшырдык. Үкенмәдем.
Эшкә Чүпрәле районына китә кыз. Шул вакытта сугыш башлана. Башта ул Казан–Буа тимер юлы төзелешендә шәфкать туташы була. Эш беткәч, туган авылына кайтып китә.
– Хәрби комиссариатка барып, армиягә алуларын сорадым. Җибәрмәделәр. Ул чакта 17 яшь кенә иде әле миңа, – дип искә ала хезмәт ветераны. – 1942 елның ноябрендә 18 тулды һәм мине чакыртып алдылар да фронтка җибәрүләре турында әйттеләр. Кичтән егетем Харис белән саубуллаштык, вәгъдәләр бирештек (озакламый аны да сугышка алалар). Икенче көнне әни мине хәрби комиссариатка озата барды. Комиссариат ишегалды кызлар белән тулы иде. Арчадан бер мин генә. Башта Казанда булдык, 1943 елның мартында фронтка юл тоттык. Туры Курскка эләктем. Щигры дигән станцияне сакладык. Аннан Украина, Венгрия, Румыния. Иң куркынычы Дарница. Анда безнең дивизиягә бик зур зыян килде, солдатлар күп һәлак булды.
Күрсәткән батырлыклары өчен Халисә Гафурова II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Җиңү турындагы хәбәрне үзе үк ала ул. Румыниядә була бу хәл. 9 майда телефонга дежурга куялар кызны. Германия җиңелде, без җиңдек, дигән хәбәр алгач, шатлыгыннан кая басканын белми. Башта батарея командирын уята, аннан кызлар янына йөгерә. Кочаклашалар, елашалар. Ул көнне төнлә уятып сорасалар бүген дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә ала.
Сугыштан соң Харис абый белән (ул соңрак кайта) гаилә коралар. 50 елга якын тату гомер итү дәверендә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Харис абый күптән вафат инде. Халисә апа гомере буе җаваплы урыннарда эшли. Хәзер кадерле әни, дәү әни ул. 6 оныгы, 8 онык- чыгы гына бар. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт тапты, халык театры артисты буларак, сәхнәдә төрле образлар иҗат итте.
Бергә уйнап йөрдек без Халисә апа белән. Сабыр холыклы, төпле фикерле сәхнәдәш дустыбыз безгә, ул чакта әле яшьләр идек, акыллы киңәшләрен биреп торды. Тынгысыз җанлы, иренмәс кеше ул. Соңгы вакытка кадәр сугышчан дуслары белән элемтәне югалтмый, очрашып тора. Шушы көннәрдә Җиңү көне уңаеннан Президентыбыз белән очрашуга барырга җыена. Картлыкка бирешмә әле, Халисә апа, шулай яшь күңелле булып озак яшә.
Гөлсинә Зәкиева