Бар яктан да үрнәк булыйк
Апаз урта мәктәбендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин белән очрашу булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов һәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та катнашты.
Үзләре белем алган мәктәпләрендә мәртәбәле кунакларны ипи–тоз белән каршы алдылар. Аннан алар мәктәп белән танышып чыктылар. Әйе, нәкъ шулай, таныштылар. Чөнки ныклап төзекләндергәннән соң Апаз мәктәбе танымаслык булып үзгәргән. Анда безгә төзекләндерү вакытында да булырга туры килде. Дүрт стенасы, түбәсе генә калган иде дисәк тә ялгыш булмастыр. Идән, түшәм, тәрәзәләр – барын да алыштырып бетергәннәр. Сыйныф бүлмәләре якты, матур. Спорт залы иркен, чишенү бүлмәләре, юыну өчен душлар бар. Технология бүлмәсендә кул эшләренә өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган, столяр, токарь станоклары куелган. Ашханәсе зур, матур. Китапханәсе бай. Коллективның мактанырлык уңышлары да җитәрлек.
– Фатыйх Сибагатуллин, Илшат Нуриев, Мансур Әхмәтов, Рүзәл Гәрәев, Ринат Минһаҗев, Рафаэль Гарифуллин, Фәнис Йосыпов һәм башкаларның һәрдаим ярдәмнәрен тоеп яшибез, – диде мәктәп директоры аларга олы рәхмәтен җиткереп.
– Эшләрнең башкарылганнары да күп, башкарыласылары да җитәрлек. – Сезнең дә, безнең дә. Мәктәбебез Президент ярдәме белән республика программасы нигезендә төзекләндерелде. Ә бу эшне тизләткән өчен Фатыйх Сибагатуллинга рәхмәтлебез, – диде район башлыгы. – Туган йорт, туган нигез – минем өчен зур төшенчәләр. Без ярдәм итә алганда, кулдан килгәнчә булышырбыз. Ә сез безгә, балалар, тырышып укуыгыз белән җавап бирерсез дип ышанам.
– Район җитәкчесенең безнең авыл кешесе булуы минем өчен зур горурлык, – диде Фатыйх Сибагатуллин. – Хуҗалык та бөтен. Халык та тырыш. Мәктәп тә шул мин укып чыккан уку йорты. Моторлы пычкы белән туң балчыкны кисеп фундаментын салган вакытны әле дә бик яхшы хәтерлим. Хәзер мәктәп әнә нинди матур булган. Хезмәт сөеп, тәрбияле булып үсегез. Кулы эш белгән кеше беркайчан да югалмый.
Ул үзе, эше турында сөйләде, алда торган планнары белән таныштырды, тормышындагы кызыклы мизгелләргә тукталды.
– Югары сыйныф укучылары белән очрашу вакытында миннән җитәкче булуы авырмы, дип сорыйлар. “Бернәрсәсе юк, тик халык алдында җавап тотуы кыен”, — дип җавап кайтарам. Бик бәхетле балалар яши бу авылда. Туган җирләреннән аерылмаган, ярдәм кулы сузарга әзер торган җитәкчеләр булуы да зур бәхет. Тик бер сорау борчый: авылда кеше калырмы? Ата-ана баласын шәһәргә җибәрергә тырыша, – диде Мансур Әхмәтов. – Тормыш күргән олы кеше буларак киңәшем шул, читтән эзләмәгез бәхетне, авылда калыгыз. Яшьләр, туган авылыбыз киләчәге сезнең кулда.
– Моның өчен авылда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, – диде аңа өстәп Ренат Садыйков. – Мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, кибетләр, мәдәният йорты, юллар... Бүгенге очрашуга килгән мәртәбәле шәхесләрнең безнең авылдан булуы безгә зур җавап- лылык өсти. Без барлык яктан да үрнәк булырга тиеш.
Гөлсинә Зәкиева