Яшьләр белән янәшә

2016 елның 6 мае, җомга

Яшьләр белән янәшә

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларына карап күңел куана. Уҗымнар бик матур күтәрелеп килә.

— Менә монысы биш төрле үлән чәчелгән көтүлек, — ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов яшел хәтфә булып утырган басуга күрсәтеп. — Көтүне шунда чыгарабыз, сугаруны да оештырып җибәрә алсак, зур байлык булачак ул.

Чәчелгән мәйданнарны карап үтәбез. Технология шундый югары хәзер — бер кәсәнке әсәре күрмәссең, туфракта күгәрчен тәпие эзе калырлык. Чәчү артыннан катоклап баралар.

Бу хуҗалыкка килеп легендар тракторчы Зәкәрия Динмөхәммәтов белән очрашмый китсәң дөрес хәл булмас кебек. Әнә ул үзе дә басу иңләп каршыга килә.

— Зәкәрия абыйга, эштән туктамасын дип, өр–яңа дизель тракторы бирдек, — ди җитәкче. — Эшли генә күрсен, яшьләр дә күп бездә, әмма алар янында остазлар да бик кирәк.

Зәкәрия Динмөхәммәтов быел 52нче чәчүен чәчә. Шуның 25 елын әле дә сафта булган “ДТ–75” тракторында.

— Яңасына башта ук авырлык китереп булмый, эшләр бераз җиңеләйгәч алып чыгам, — ди ул.

Рәүф Әһлиуллин да ветеран тракторчы, ул “ДТ–75” белән чәчү алдыннан тырмалый.

Яшьләр дә гөрләтеп эшли. Раил Фәйзрахманов, Ренат Шәрәфетдинов, Фәнзил Котдусов һ.б. хезмәте зур. Бүгенге көндә 10 агрегат чәчә, дүрт культиватор агрегаты тәүлек буе эшли.

Иртә культуралар чәчүне 9 майга төгәлләргә исәплиләр.

Район буенча 30760 гектарда бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар чәчелергә тиеш булып, шуның 15025 гектары чәчелде. “Татарстан”, “Северный”, “Курса МТСы”, “Ватан” хуҗалыкларында чәчү аеруча оешкан төстә алып барыла.

“Кырлай” ширкәтендә 50 гектарда бәрәңге утыртылды. “Курса МТСы” ширкәтендә — рапс, “Татарстан”да кукуруз чәчәләр.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International