Ул Берлинга беренче булып кергән

2016 елның 6 мае, җомга

Ул Берлинга беренче булып кергән

5 май көнне Иске Кырлай мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән Алтын Йолдыз орденын алуга ирешә алмаган тагын бер якташыбыз Гарапша Шаһимәрдәновның туганнары белән очрашу булды.

Исең китәрлек, төрле якларда яшәсәләр дә, дүрт баласы да (бишенчесе мәрхүмә) әлеге чарага кайтты. Иң олысы 80 яшьлек Люция апа Тукай районының Калмаш авылыннан, улы Альберт хатыны Тәслимә апа һәм оныклары белән Теләчедән, Алигы Ульяновск өлкәсе, Яңа Спас районыннан, Илдусы улы Илнар һәм оныгы Әмир белән Түбән Камадан әтиләре, бабаларын шулай олылаган төбәккә юл алган.

– Кайнатамның Герой булуы турындагы хәбәрне газетада авылдашыбыз күргән һәм Илдуска җиткергән. Илдус үз чиратында Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей–мемориалы мөдире Михаил Черепанов белән элемтәгә кереп, әтисенең чыннан да Герой булуы турында белде. Арчада әтиебез исемен шулай күтәреп чыгуларына чиксез сөендек, – ди Тәслимә апа.

Гарапша Шаһимәрдәнов 1905 елда Арча районының Түбән Әзәк авылында Шаһимәрдән һәм Бибиҗәмилә гаиләсендә туа. 20 яшендә Казанга заводка китә. Армиядә хезмәт итә, Түбән Тагилда тимер юлда эшли. Аннан Саба районында укытучы була, гаилә кора.

– Әти күп урында эшләгән. Кайда мәктәпне күтәрергә кирәк, шунда җибәргәннәр аны. Соңыннан Түбән Шытсуда төпләнгән, шунда йорт салып чыккан, мәктәп директоры булып эшләгән, – ди Илдус абый. – Ул сугыш еллары турында күп сөйләргә тырышмады. “Сиңа Герой исеме бирдек”, – дип кулын кысулары турында әйткәли иде. Бәлкем, соңрак бирерләр, дип ышанып йөрде. Тик үзе исән чагында насыйп булмады. Батырлык юкка чыкмады. Рәхмәт сезгә, арчалылар, сез күтәреп чыктыгыз.

Сугышка якташыбыз Саба районы хәрби комиссариатыннан алына. 1941 елның 5 ноябрендә үз теләге белән китә ул. Казан югары офицерлар бронетанк училищесында курсларда укыганнан соң, башта взвод командиры, 1945 елның гыйнварыннан Беренче Белоруссия фронтының 219нчы танк бригадасында танк ротасы командиры була.

1945 елның 5 маенда күрсәткән батырлыклары өчен Г. Шаһимәрдәнов Ватанның иң югары бүләгенә тәкъдим ителә. “1945 елның 22 апреле төнендә капитан Шаһимәрдәнов разведкада булып, Берлиндагы Густав–Адольфштрассега беренчеләрдән булып барып керә һәм дошманның 3 танкларга каршы пушкасын, 50гә якын солдат һәм офицерын юк итә. 1945 елның 24 апрелендә батальон кичүне кулга төшерү максаты белән Гоген–Цоллерн каналына керә, иптәш Шаһимәрдәнов үзенең ротасы белән дошман тылына үтеп, аны һөҗүмгә тотты, дошманның 45 танкын һәм үзйөрешле орудиесен кулга төшерде, 60лап немец солдатын һәм офицерын юк итте. 1 майда Берлин штрасседа кичү өчен сугышта алгы рәттәге отрядта һөҗүм итеп, дошманның 4 танкка каршы пушкасын, 2 зенит автомат пушкасын, 95 солдат–офицерын юкка чыгарып, сугышчан бурычны үтәргә булышты. Капитан Г. Шаһимәрдәнов Советлар Союзы Герое исемен бирүгә лаек”, – дип язылган бүләкләү кәгазендә. Әмма...

– Дошман башкаласына беренче булып танк белән барып керү – зур батырлык. Чөнки беренче кергән танк, гадәттә, башкаларына юл ача һәм юкка чыгарыла. Ә якташыбыз оста тактикасы белән үзен генә түгел, күпме кешене коткарып калган. Сез аның белән горурлана аласыз, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Җиңүдән соң Гарапша Шаһимәрдәнов гаиләсе янына исән–имин әйләнеп кайта. Ике кызы янына сугыштан соң тагын өч ул өстәлә. Гомере буе мәгариф өлкәсендә эшли. 1969 елның 4 апрелендә армиядән ялга гына кайткан Альберты китәсе иртәне йокыдан уянмый...

Әмма якташлары, арчалылар өчен ул һаман да исән һәм Герой.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International