Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Балкып торсын күктә йолдызлар.
5 нче май көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында “Совет һәм Россия халкы тормышында Бөек Ватан сугышы” темасы астында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган район күләмендә фәнни-практик конференция үтте.
Конференциянең максаты: СССР һәм совет халкының фашист Германиясен тар-мар итүдәге көчен күрсәтү, укучыларда Ватанның сугышчан тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, совет халкының һәм Кораллы Көчләрнең сугыш елларында күрсәткән батырлыгын чагылдыру, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләү.
Конференция эшендә “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Камалов Р.Р., Арча районы мәгариф идарәсе методисты Шакирҗанова Г.Ф. катнашты.
Конференциягә Арчаның 2 нче номерлы, Яңа Кырлай, Лесхоз урта, Ташкичү, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе укучыларыннан фәнни-эзләнү эшләре кабул ителгән иде. Шулай ук Лесхоз, Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Шушмабаш, Наласа урта, Казанбаш төп гомуми белем мәктәпләре һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йорты укытучылары актив катнашты.
Идел-татар легионы көрәшчеләренең авыр язмышына багышланган “Гафу ителмәслек сугыш” фильмын карау берәүне дә битараф калдырмады.
Конференция үз максатларына иреште. Биредә катнашкан һәр укучы үз Ватанының, халкының сугышчан традицияләрен лаеклы дәвам итүче һәм саклаучы итеп тойды.