Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре актив рәвештә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштылар

2016 елның 10 мае, сишәмбе

9 май көнне Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре актив рәвештә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштылар. Арчаның үзәк мәйданында Арча балалар сәнгать мәктәбенең тынлы музыка уен кораллары оркестры чыгыш ясады.

Соңыннан Җиңү паркында музыка, хореография бүлеге укучылары район халкына бәйрәм концертын бүләк иттеләр һәм агачтан кисеп ясау бүлеге укучыларының күргәзмә - сатулары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International