Авылга Герой үзе килде
Районыбызга Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов килде. Әлеге сәфәрнең максаты — Геройның чордашы, сугыштан соңгы елларда аралашып яшәгән дусты Гани Сафиуллинның музеенда булу.
Ветеран белән очрашуга Яңа Кишет, Иске Кишет, Биектау районының Айбаш авылы мәктәбе укучылары да килгән иде.
Музейда кунак булганнан соң ветеран Симетбаш авылы халкы, мәктәп укучылары белән дә очрашты.
Сугыштан соңгы елларда аралашып яшәгән дустының музеенда булу Борис Кирилловичның уйларын үткәндәге якты хатирәләргә алып китте. Биредә ул янә бер таныш якташ Героебыз Нәкыйп Сафинның фотосүрәтенә дә тап булды. Хәтта кайбер фотолар Геройның үзен дә саклап яши икән. Арча җиренә беренче килүе генә түгел Борис Кузнецовның. Казанда туып-үсеп башкалада гомер итсә дә, шактый арчалылар белән аралашып яшәгән. Хәтта бер елны Яңа Кырлайда агач утырт- кан бәхетле мизгелләре белән дә уртаклашты.
19 яшендә Советлар Сою- зы Герое дәрәҗәсенә ия булган хәрби элемтәче Борис Кузнецовка узган ел Казанда һәйкәл дә ачылган. Бу эшне башкаруда “Таттелеком” челтәренә рәхмәтле ул. Арчага да аларның тырышлыгы белән кайткан, аны районыбызның элеккеге ЗУЭС җитәкчесе, бүгенге көндә “Таттелеком”да генераль директорның коммерция эшләре буенча урынбасары Рөстәм Гомәров озатып йөрде.
Геройның Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музеенда булуын яшьләр үрнәк алсын дип музейга бүләк иткән үзе белән бергә фронт юллары узган котелогы, кителе, батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләре дәлилләсә, музей аллеясына утырткан агачы һәм беренчеләрдән булып имзасын сырлаган яңа кунаклар китабындагы истәлек язуы гасырлардан-гасырларга күчәр. Ә ул китап мондый юлларны сыйдырды: “Минем бар тормышым — батыр- лык. Мин бәхетле”.
Чыннан да, бик бәхетлеләр генә ия мондый язмышка. Дәһшәтле сугышны исән-имин кичеп кайтып, озак еллар газиз халкыңа хезмәт итеп яшәве бер бәхет булса, инде унынчы дистәне ваклаганда 71нче Җиңү язын каршылавы, яшь буын вәкилләре белән очрашып аралашу — яшьләй ятим калып әбисе белән генә үскән, тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килгән китек күңел өчен бәхетнең иң зурысы ул.
Симетбаштагы тракторга куелган һәйкәл һәм танк янында басып торганда Геройның күз алдыннан янә авыр еллар узгандыр, мөгаен. Биредә авыл халкы белән очрашуның истәлеге булып бергә төшкән фотосүрәт калыр.
Розалия Зиннәтова