Ат ярышында призлы урыннарны алучы Арча егете Салават Бикбаев чиста токымлы аты белән Казан ипподромында шөгыльләнде. 6 майда Казан ипподромында көчле атлар ярышты. Салават Бикбаев аты 7 аргамак арасында финишка икенче килде. “Җайдак азрак сынатты, – диде Салават. – Атның көчен финишка саклап җиткермәде. Иң беренче булып барган ат финишка җитәрәк икенчегә калды”.