Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

Вакыт илебез тарихындагы онытылмаслык данлы еллардан ерагайтканнан ерагайта. Әмма сугыш бездән ерагайган саен халкыбыз яулап алган ирекнең бәһасен ныграк тоябыз, якты, шатлыклы Җиңү мизгелен якынайтучылар белән горурлану хисе көчәя бара.

Ветераннарыбызга тулысынча рәхмәт хисләребезне белдерергә сүзләр генә җитми. Безнең алар турында көндәлек кайгыртуыбыз, игътибар һәм ярдәм, Бөек Җиңү көне 9 майны бәйрәм итү кысаларында оештырылган чаралар – үз тормышлары бәрабәренә фронтта батырлык үрнәкләре күрсәтеп, тылда фидакарь хезмәтләре белән тыныч, бәхетле тормышыбызга, сугышсыз яшәү бәхетенә хокук яулаганнарның үлемсез батырлыкларына әйтеп бетергесез ихтирамыбыз билгесе. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багыш- ланган тантаналы парадта актив һәм лаеклы катнашкан өчен хезмәт коллективлары җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Арчалыларга, “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәм.

Алдагы елларда да хакимият органнары, предприятие, оешмалар һәм район халкының уртак көче белән Бөек Җиңү көне тиешенчә югары дәрәҗәдә узар, дип ышанам.

Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим.

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International