Сугыш тарихы —һәр гаиләнең тарихы

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Сугыш тарихы —һәр гаиләнең тарихы

Арча педагогика көллиятендә Бөек Җиңү бәйрәмен ел да зур әзерлек белән каршы алалар. Быел студентларның “Үлемсез полк” акциясенә кушылуы митингны аеруча җанландырды.

Гомумән, көллияттә студентларга патриотик тәрбия бирүдә зур көч куела. Ә Бөек Ватан сугышы исә уку йорты тарихында үзенә аерым урын алып тора. Бөек Ватан сугышына ул чактагы педучилищеның укытучылары, студентлары алына. 1941 елгы чыгарылыш студентлары һәммәсе үз теләкләре белән китә. Әлеге очрашуда көллияттә хезмәт куйган ветераннар белән бергә дәһшәтле сугыш юлларын узган ветеран Зәйтүнә Юнысова да бар иде. Абыйсы сугыш кырында һәлак булгач, дошманнарга нәфрәте чиктән ашкан кыз үзе теләп фронтка китәргә гариза яза. Ләкин 18 яше тулганны берничә ай көтәргә туры килә аңа. Мәскәү янында каты сугышлар узган җирләргә алынган кыз сугыш беткәнче элемтәче булып хезмәт итә. Фронт юлларыннан исән-сау әйләнеп кайткач аңа ике ел педучилищеда физкультура укытырга насыйп була. Яшь буынның, булачак тәрбияче, укытучыларның күңеленә кереп калсын, киләчәктә алар да укучыларына сөйләрләр, дип шул еллар турындагы истәлекләре белән уртаклашты Зәйтүнә апа. Озак еллар биредә директор булып эшләгән Илдус Сәгъдиевның балачагын әнә шул авыр еллар урлый, әтисе мәңгегә сугыш кырларында ятып кала. Шул еллар турында сөйли башласа ирексездән күзләрен яшь каплый аның.

Өлкәннәрне котларга килгән ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов аларга ихлас рәхмәт сүзләре белән бергә яшьләргә дә теләкләрен җиткерде: “Бу митинг бәйрәм генә түгел, ә Бөек Җиңүне, сугышның тарихын тантаналы рәвештә сезгә тапшырып калдыру. Сез ветераннарны исән чакта үз күзләрегез белән күреп калучы буын, киләчәктә бу мизгелләрне укучыларыгызга сөйләрсез”. Бәйрәмдә яңгыраган сугыш турындагы җырлар, шигырьләр, бию- ләр өлкәннәрнең күңелен яшьлекләренә алып кайткандыр, мөгаен. Ә 2нче балалар бакчасы нәниләренең чыгышы һәм үзләре ясаган бүләкләр иң зурысы булгандыр.

Көллиятнең “Эзтабарлар”ы ел саен сугыш узган җирләрдә булып солдат калдыкларын табуда зур хезмәт куя. Быел да 6 солдатның калдыгын табып туганнар каберлегенә җирләүдә катнашканнар. Бу хезмәтләре өчен аларга аеруча рәхмәт. Чөнки бу хезмәт тарихны китаптан гына уку түгел бит, аны башкарып чыгу өчен көч тә, сәламәтлек, тырышлык белән беррәттән үҗәтлек тә сорала.

Ел саен митингтан соң студентлар арасында хәрби патриотик уеннар да көллиятнең традициясенә әйләнде. Бүген дә аңа тугрылыклы калдылар — республика күләмендәге ярышларда алдынгы урыннарны алып килүче спортчылар бит алар! Соңыннан студентлар бердәм рәвештә марш атлады.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International