Геройлар

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Геройлар

Шушмабаш мәктәбенә (директоры Рәзилә Шәймәрданова) Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков һәм Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такталар куелды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Бәйрәмгә Шәрифулла Сәгъдуллинның уллары Радик, Рәмис, Рамил һәм Кәрим Исхаковның энесе Һади абыйның уллары Гыйниятулла белән Әдһәм Һадиевлар, ветеран укытучылар, геройларның чордашлары килде.

Үгез–Елга авылында туып–үскән Шәрифуллага сугыш башланганда 11 яшь була. Әтисе Сәгъдулла сугыштан кайтмый. Гаиләдә олы бала Шәрифуллага кыенга туры килә. Алар дүрт бала үсә. Бүген ике сеңлесе Гөлҗәүһәр белән Фәния Казанда яши, исән–саулар. Энекәше Шәйхулла мәрхүм. Үрнәк һөнәр училищесын тәмамлаган Шәрифулла, Казахстанда чирәм җирләр күтәрүдә катнашып, “Северный” хуҗалыгында гомер буе тракторда эшли. Авылдашы һәм туганы Рафаэль Сәмигуллин:

— Шәрифуллага мин һәйкәлне алтыннан коеп куяр идем! – диде.

Заманында “Северный” хуҗалыгында инженер булып эшләгән Гыйниятулла Һадиев:

— Шәрифулла минем әнинең абыйсының улы, — дип сөйләде. – Ул шулкадәр тырыш, пөхтә кеше иде. Җир әзер булмаса, тракторын куйды. Көн үтсенгә йөрмәде. Аның тракторы елга бер тапкыр гына ремонтка керде. Көнгә 100 гектарга кадәр эш башкара идек.

Ветеран укытучы, мәктәптә музей оештыручыларның берсе Нургазидә Җаббарова:

— Шәрифулланың гади, аз сүзле булуы, тапкырлыгы, юмор белән сөйләве истә калган, — дип сөйләде. – Ул башкарган эш мөһерле булды.

— Әтинең исемен мәңгеләштерү безнең өчен бик зур куаныч, — дип сөйләде Рәмис Сәгъдуллин. – Әти соңгы елларда ничектер күләгәдәрәк калган кебек иде. 71 яшендә гүр иясе булды. Нинди зур бүләкләр, исемнәр алып эшләгән кешенең шулай кадере китәме икәнни, дип, үпкәлисе килде. Безнең әтине шулай зурлаганнары өчен бик зур рәхмәт район башлыгы Илшат Нуриевка, мәктәп коллективына.

Сугышта Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Шушмабаштан Кәрим Исхаков турында Гыйниятулла Һадиев болай дип сөйләде:

— Кәрим абый ул безнең әтинең энесе. Әниләре иртәрәк китә. 5 бала үсәләр. Кәрим бик тырыш тәвәккәл кеше булган. Сугышка ул эшләгән урыныннан – Уралдан чакырылган.

— Кызганыч, Кәрим абый турында бик аз беләбез, — дип сөйләде элек мәктәптә тарих укытучысы булып эшләгән Нургазидә Җаббарова. – Мәктәпкә Мари ягыннан килгәннәр иде. “Ак каен” дигән китап чыгарабыз, анда Кәрим Исхаков батырлыгы турында да язабыз, диделәр. Бүген мин ул китапны эзләп карадым, әмма таба алмадым. Чыкканмы ул китап, юкмы – билгесез.

Балтачтан килгән Әгъзәм Һадиев:

— Кәримне белгән кеше мин, — дип сөйләде. – Ул бик юмарт, тәвәккәл кеше иде. Хатыны Фаһирә, кызы Дилбәр турында миндә хәбәр юк.

— Шаһинур Мостафин язган “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” китабында Кәрим Исхаков батырлыгы турында мәгълүмат бар, — диде тантананы алып барган директор урынбасары Чулпан Сәмигуллина.

Тантана бик матур үтте. Мәрхүмнәрнең рухлары шат булгандыр...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International