Бөтен халык бәйрәме
Илебез халкы өчен Җиңү көненнән дә зуррак бәйрәм юк! Сугыш һәр гаиләгә, һәр йортка кагылып үткән, дошманга каршы көрәшкә бөтен ил күтәрелгән. Еллар үткән саен без тыныч тормышыбыз, аяз күгебезне саклап калган ватандашларыбыз батырлыгын тулырак аңлый барабыз.
Әлеге Җиңү илебезгә бик кыйммәткә төште, зур югалтулар бәрабәренә яуланды, бик күпләр сугыш кырыннан әйләнеп кайта алмады. Исән кайт- каннарның да күбесе арабыз- да юк инде. Тыл ветераннары сафы да елдан–ел сирәгәя, вакыт аяусыз. Әмма — хәтер мәңгелек. Сугыш хатирәләре һичкайчан онытылмас. Аларны мәңгеләштерү безнең изге бурычыбыз, намус эшебез. Бу юнәлештә соңгы елларда бик күп игелекле эшләр башкарылды, ветераннарыбыз һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Бәйрәм башланыр алдыннан “Авиатор” аэроклубы ТР җәмәгать оешмасы җиңел моторлы самолетларда сәламләп үтте.
Арчада узган ел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы парадтан алган тәэсирләр бер ел буе безнең белән яшәде.
— Без Җиңүнең 71 еллыгын да, башка еллардагыларын да шундый югарылыкта үткәрәчәкбез, чөнки Җиңүнең кадере юбилейлар белән генә бәяләнми, — дигән иде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев бер киңәшмәдә. Һәм бу шулай булып чыкты да.
Бәйрәм көнне табигать тә рәхимлелек күрсәтте, күктә кояш елмайды. Иртәдән урамнар халык белән тулы иде.
Үзәк мәйданнан иң беренче булып Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль район флаглары һәм Җиңү байрагының күчермәсе белән байракчылар һәм мотоциклчылар үтте.
Парадның механикалаштырылган өлешен сугышчан техника–бронетранспортер ачып җибәрде. Аның артыннан шәһәр һәм авыл җирлекләренең автоколоннасы уза.
Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаиләләр юк, дисәк тә ялгышмабыз. Фашизмга каршы көрәшкә бөтен көчен, гомерен, сәламәтлеген биргән ватандашларыбызны хөрмәтләп искә алу өчен бүген бәйрәм парадына предприятиеләр, мәгариф оешмалары, учреждениеләр һәм шәһәр халкы чыкты. Арча районы, бөтен илебез белән бергә, Җиңү көнен бәйрәм итә!
Бәйрәм мәйданына Арча районы хәрби комиссариаты һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннары керә. Арча хәрби комиссариаты 1920 елның 20 маенда оеша. Бөек Ватан сугышы елларында Арча хәрби комиссариаты Кызыл Армия сафларына 27 меңнән артык кешене фронтка озата.
Ветераннардан соң хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр уза.ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек хәзер ел саен хәрби хезмәткә 250гә якын кеше озата. Туган җиребезне беркайчан да сугыш күләгәсе капламасын, егетләребез исән–имин хезмәт итеп кайтсыннар.
Мәйданга ямь өстәп кадет сыйныфлары укучылары керә. Малайларга да, кызларга да кием килешә! Арчаның 1,2нче урта мәктәпләренең кадет сыйныфлары районда үткәрелә торган чараларда актив катнашалар. Әлеге сыйныфларны оештыруның төп максаты — балаларда патриотлык хисләре тәрбияләү, Ватанны сакларга әзер булу.
Арча педагогика көллиятендә һәм районның башка укучы яшьләре арасында “Мин хәтерлим, мин горурланам!” акциясе уздырылган иде. Бүгенге бәйрәмдә егетләр һәм кызлар илебезне дошманнардан азат иткән бабайларының портретларын һәм орден–медальләрен күтәреп баралар. Яшь буын өчен иң кадерле ядкәрләр алар!
Мәйданга Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар керә. Безнең район кешеләре дә әлеге акциягә бик актив кушылды. Сугыш елларында Ватанны дошманнан саклаган, заводларда җиңү коралын койган, иген үстергән фидакарьләрнең балалары, оныклары, оныкчыклары ата–бабаларының портретларын зур горурлык белән күтәреп баралар. Бүген, Җиңү көнендә, алар Үлемсез полк сафында, җиңүчеләр арасында.
Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнгәндә мәгариф идарәсе, белем бирү оешмалары тарафыннан бик күп патриотик тәрбия һәм хәтер–мемориаль чаралар уздырылды. Мәйданнан үткәндә алар адресына бик лаеклы мактау сүзләре яңгырады.
Мәйданда Арчаның Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбе коллективы. 170 еллык тарихы булган мәктәп Җиңү көнен лаеклы каршылады. Укучылар үзләренең уңышлары һәм казанышлары белән куандыра. Мәктәпнең бәйрәм колоннасы да Җиңү тантанасын чагылдыра: тыныч күк йөзе, пионерда үткән балачак, илебез халыклары дуслыгы, бүгенге көн казанышлары, бәхетле мәктәп еллары...
Арчаның 2,3нче мәктәпләре, 5нче гимназия колонналары да бизәлешләре белән аерылып тора. Әлеге коллективларның да горурланырлык уңышлары бар.
Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте коллективы узганда сугыш еллары күз алдына килә — сугыш чоры солдатлары, моряклар, фронт шәфкать туташлары... Колонна алдында “Т–34” танкы.
1941 елның 23 июнендә педагогика училищесының чыгарылыш сыйныфы укытучы В. Шигарев җитәкчелегендә тулы составы белән фронтка китә. Аларның күбесе әйләнеп кайта алмый. 1941 елның августында педучилище бинасына немец хәрби әсирләре госпитале урнаша.
Көллиятнең “Прометей” патриотик клубы укытучы Илһам Низаметдинов җитәкчелегендә 1991 елдан башлап сугыш сукмаклары буйлап атлый, билгесез солдатларның исемнәрен кайтара.
Бәйрәм мәйданында яшь буын — “Форпост”, “Яшь гвардия” — “Бердәм Россия” яшьләр оешмасы әгъзалары, “Арча” һәм “Арча–Арена” спорт мәктәпләре коллективлары, волонтерлар, мәдәният, медицина, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре.
Мәйданга Арча зона электр элемтәсе коллективы керә. Элемтәчеләрнең хәзерге буыны ветераннарның данлыклы традициясен дәвам итәләр. Арча ЗУЭСы сугыш һәм тыл ветераннары, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары турында зур кайгыртучанлык күрсәтәләр.
“АСПК” акционерлык җәмгыяте колоннасы өстендә сугыш чоры плакатлары: “Ватан–Ана чакыра!”, “Берлинга барып җитәбез!”, “Ватан өчен!” һ.б. Әлеге канатлы сүзләр совет кешеләрен фронтта батырларча көрәшкә, тылда фидакарь хезмәткә өндәгән. Рәхмәтле буыннар вәкилләре әтиләре һәм бабаларының портретларын күтәргән.
“Водоканал–Сервис”, “Тепло–Сервис” ширкәтләре коллективлары һәр елны бәйрәмгә ямь өсти. Колонна алдында данлыклы “Катюша” макеты. Шушы оешмада эшләгән сугыш һәм хезмәт ветераннарының, туганнарының портретларын күтәреп баралар.
“Төзү материаллары комбинаты” төзүчеләре ветераннарның торак шартларын яхшыртуга лаеклы өлеш керттеләр. Төзүче һөнәре — иң тыныч һәм иҗади һөнәр, аларның алтын куллары шәһәр һәм авылларны төзекләндерә, мәктәпләр, хастаханәләр, йортлар төзи.
“Энергосервис”, “Арча МСОсы”, “Арча нефть продуктлары”, газ куллану хезмәте, “Арча элеваторы”, “Металл” ширкәтләре коллективлары да матур уңышларга ирешә.
Бәйрәм мәйданында “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары. Алар сугышның ни икәнлеген үзләре күреп белә, аларга илебез мәнфәгатьләрен яклап сугышчан бурычларын үтәргә туры килгән.
Парад тәмам. Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг ачык дип белдерелә. Котлау өчен сүз муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка бирелә.
— Җиңү көне — һәрберебез өчен чын мәгънәсендә иң кадерле һәм иң бөек бәйрәм, — диде Илшат Габделфәртович. — Дан һәм берләшү символы буларак, Җиңү көне безнең халкыбыз рухынының көчен һәм бөеклеген күрсәтә.
Район җитәкчесе Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова Татарстан Рес- публикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне уңаеннан котлавын җиткерде.
ТР хәрби комиссариа- тының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, хәрби хезмәткә әзерләнүче Илгиз Бохараев тәбрикләү сүзләре әйттеләр.
Митингта катнашучылар сугышта һәлак булганнар мемориаленә чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны минутлык тынлык белән искә алдылар.
Арчаның 1нче урта мәктәбенең “Бердәм Россиянең яшь гвардиячеләре” һәм Арча педагогика көллияте волонтерлары “Георгий тасмасы” акциясе үткәрделәр.
Бәйрәм концерт белән дәвам итте. Шәһәрнең Җиңү паркында, урамнарда күп төрле ял итү чаралары оештырылды.
Ильяс Фәттахов