Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә белем алган
Апаз урта мәктәбенең тарихы бик бай. Тарих эзләре буйлап китсәк, мәктәп белән күп кенә күренекле шәхесләрнең язмышы бәйләнгәнен күрәбез. Шундыйларның берсе - Арча районының Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы. Аның да язмышы мәктәпкә барып тоташкан. Нәкыйп ага Мирҗәм авылында башлагыч белемне алганнан соң, 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә белем алган. 7 май көнне шушы бөек шәхескә “1932-1935 елларда Апаз мәктәбендә укыды” дигән мемориаль такта ачу тантанасы үтте. Тантанада авыл җирлеге башлыгы, күмәк хуҗалыгы җитәкчеләре укучылар, укытучылар, авылдашлары катнашты.