Яшь талантлар

2016 елның 13 мае, җомга

Яшь талантлар

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан ел да уздырылып килә торган Г.Тукай исемендәге район әдәбият һәм сәнгать фестиваленә нәтиҗәләр чыгарылды.

Март–апрель айларында үткәрелгән зона ярышларында барлыгы 280 кеше катнашкан. Иң кечкенәсенә 5 яшь булса, иң өлкәненә 80 яшь. Районның төрле почмакларында яшәгән әдәбият сөючеләр Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару буенча көч сынашкан, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән әдәби–музыкаль композицияләр тәкъдим иткән.

Фестивальнең финал өлешендә 25 номинант чыгыш ясады. Ул уртабирәзәлеләр сәхнәләштергән композиция белән башланып китте. Аннан җыр номинациясендә җиңү яулаган “Яшь йөрәкләр” (җитәкчеләре Нәсимә Гарифуллина һәм Гүзәл Минхәерова) чыгышы булды. Хәсәншәехтан Вәкил Әхмәтов, Мирҗәмнән Марат Заһретдинов, Арчадан хезмәт ветераны Гайшә Якупова, Апаздан Алмаз Фәйзрахманов, Энҗе Ибраһимова, Ташкичүдән Фирдинә Галәветдинова, Урта Бирәзәдән Лилия Сираҗие- ва, Шекәдән Ләйсән Абдуллина, Иске Масрадан Илназ Абзалов, Иске Иябаштан Фәнисә Галиева, Күпербаштан Алсу Зәйнәгытдинова, Иске Кырлайдан Зәлинә Нотфуллина, Колачыдан Илназ Мөхәммәтгалиев, Арчадан Нурхадә Хәнәфиева, Наилә Хәнәфиева, Яңа Кенәрдән Иван Иванов, Шурабаштан Рәмзия Гайфуллина, Казанбаштан Рузилә Әүхәдиева, бишенче балалар бакчасы, Яңасала мәдәният йорты коллективлары чыгышлары да җиңүчеләрнекенә тиң булды. Айваннан Лаура Саркисян чын татар телендә Тукай шигырен сәнгатьле укыды.

Бу көнне “Шүрәле могҗизасы” дип аталган район иҗади эшләр күргәзмәсендә җиңүчеләр Пөшәңгәрдән Румия Нотфуллина, Иске Чуриледән Татьяна һәм Елизавета Исае- валар, Питомниктан Галия Исламовага, шулай ук Казанда Арча якташлары очрашуы вакытында чыгыш ясаган яшь шигырь сөйләүчеләр Сәрдәбаштан Алинә Егорова, Арчадан Диләрә Булатова, Шушмабаштан Лилия Әхмәдуллина, Ашытбаштан Фаягөл Гатауллина, Апаздан Энҗе Әхмәтҗановага район мәдәният идарәсе бүләкләре тапшырылды.

Ә менә “Тукай варислары” номинациясендә җиңүчеләр табылмады. Яшь каләм тибрәтүчеләргә киләчәктә уңышлар телибез.

Г. Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International