Ислам дине бәйгесе

2016 елның 13 мае, җомга

Ислам дине бәйгесе

Ел саен уку елы тәмамлану белән үзәк мәчеттә дин белеме өйрәнүчеләр арасында ислам дине бәйгесе оештырыла. Аларның ел дәвамында үзләштергән белемнәрен тикшереп карау өчен бик уңай чара бу.

– Быел ул миграҗ кичәсе алдыннан (3–4 май) үткәрелә, шуңа бәйгедә дә намазга, аны уку тәртипләренә басым ясалачак. Биш вакыт намаз уку миграҗ кичәсендә фарыз кылынган. Әлеге кичәдә Мөхәммәт (г.с.) Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә могҗизалы сәяхәт кылган, – диде район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев. – Шуны онытмагыз, мәчеткә йөрисез икән, сез барыгыз да җиңүчеләр. Күңелләрегезгә салынган иман нурларын саклап кала алсагыз иде. Гамәлләрегез белән дә шуны исбатларга тырышсагыз, тагын да яхшы булыр. Монда җыелуыгыз сезнең бердәм булуыгызны күрсәтә. Киләчәктә дә бер–берегезне аңлап, рәнҗетмичә, мөселман булып яшәгез.

Ул шулай ук балалар белән эшләгән, алар күңеленә дин “орлыклары” салган мөгаллим һәм мөгаллимәләргә рәхмәтен җиткерде.

Бәйгегә быел көтелмәгәнчә күп бала килгән иде. 27 авылдан 50дән артык бала көч сынашты. Шулар өстенә әле дини шигырьләр өйрәнеп килүчеләре дә өстәлде.

– Мин шигырь сөйләячәкмен, – диде Арча станциясеннән Ләйлә Хәнәфиева һәм иренмичә аны безгә сөйләп тә күрсәтте.

Балалар башта шигырь юллары, мөнәҗәтләр белән матур итеп үзләре белән таныштырдылар, аннан намаз уку тәртипләрен исләренә төшерделәр. Яңа Кишеттән Гөлгенә, Илназ, Илнур Кәримовлар чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

– Абыйларым намаз укый инде. Мин әле өйрәнәм генә, – диде беренче сыйныф укучысы Гөлгенә.

Яңа Кырлайдан Алсу Сабирова, Чиканастан Камилә Шәрәфиева, Арча станциясеннән Назлыгөл Хәнәфиева, Наласадан Ядкәр Гафуров һәм башкаларның чыгышлары да бик матур булды.

Икенче бәйгедә уйларга, дөрес, тулы һәм аңлаешлы итеп җавап бирергә кирәк иде. Балалар анда да сынатмады. Санаулы вакыт эчендә Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр исемнәрен яздылар, намаз укып күрсәтелләр.

Ислам дине бәйгесе җиңүчесе булып Шушмабаштан Лилия Әхмәдуллина танылды. Икенче урында Яңа Кенәрдән Гөлнур Һадиева белән Яңа Кырлайдан Таңсылу Сабирова, өченче урында Яңа Кенәрдән Гомәр Сабиров, Мөрәледән Рәмис Нәбиуллин, Гөберчәктән Галия Мәҗитова, дүртенче урында Наласадан Ядкәр Кәримов һәм Камилә Нәҗметдинова, Яңа Кишеттән Илнур Кәримов, Мөрәледән Нияз Госманов.

Гөлсинә ГАЛӘВЕТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International