Агымсуга тиң гомер
5 майда Үзәк китапханәдә һәвәскәр шагыйрь Минһаҗ Кашаповка 75 яшь тулу уңаеннан “Гомер юлым минем агымсу…” дип исемләнгән әдәби кичә булды.
Шагыйрьнең иҗатташлары, замандашлары белән очрашып истәлекләрне барлау, шигырьләрен тыңлау һәр тамашачы күңеленә якты эзен салды.
Минһаҗ Кашапов исеме райондашларыбызга гына түгел, республиканың шигърият яратучыларына да яхшы таныш. “Көзге ташу”, “Без — Тукайлы халык” һ.б. исемле китапларында урын алган шигырьләренең кайберләре көйгә салынып сәхнәләрдә яңгырый, ә яңа гына табадан төшкән шигырьләре әледән–әле республика матбугатында күренә.
Казанда туган Минһаҗның балачагы әнисенең туган ягында — Әтнәнең Югары Көек авылында уза. Сугыш башланып әтисе фронтка киткәч, кечкенә Минһаҗны авылга әбисе янына кайтарып куялар. Ә 1947 елда әбисе үлгәч, алар бөтенләйгә авылга күченеп кайта. Тик әтисе генә сугыш кырларында ятып кала...
“Сугыш чоры балалары” дигән автобиографик язмасында аның үткәндәге авырлыкларын сүрәтләгән балачагы чагыла. “Сугыш безне балачак бәхетеннән мәхрүм итте, — ди шагыйрь. — Кызыл балчык, агач, тал чыбыгы безнең уенчыкларыбыз булды. Өс киеме турында әйтеп тә торасы юк. Ашау начар, кер юарга сабын булмаганлыктан, күпме гаилә бетләп, корчаңгы белән газап чикте. Язын җирләр кардан арчыла башлау белән черек бәрәңге җыярга чыгабыз. Черек бәрәңге ул чорда күпләрнең гомерен саклап калды...” Авыр елларны үз җилкәсендә татуының “ярдәмеме” — егет тырыш, максатка ирешүчән, һәр нәрсә белән кызыксынып, белемгә омтылып үсә. 1959 елда хәрби очучы булырга дип укырга китсә дә, уку йорты таркалу сәбәпле, очучы булырга язмый аңа. Тик хыялны спорт алыштыра. Армиядә хезмәт иткәндә самбо белән шөгыльләнә башлаган егет СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп, Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелеге ярышларында чыгышлар ясый! Иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүен ул районда җитәкче урыннарда эшләгәндә дә дәвам итә. Үзвакытында район газетасында да хезмәт куя. Нинди генә эштә эшләмәсен, вазыйфалар башкармасын, аны балачактан гомере буе шигърияткә тартылуы озата килә. Янында нык-лы терәге — Мәрьям апа булу шагыйрьгә тагын да канатлар куя. Гомере буе китапханәдә эшләгән Мәрьям апа иренә иҗат өчен мөмкинлекләрне тудырып яшәргә тырыша. Бүген аның шатлыгын уртаклашырга пар канаты Мәрьям, балалары, элеккеге хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итүчеләр дә килгән. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов шагыйрьгә Рәхмәт хаты белән бергә “Алтын каләм” дә бүләк итте. Димәк, әлеге каләм тутыкмасын өчен иҗат чишмәләренә ирек биреп язарга да язарга әле.
Розалия Зиннәтова