Язгы-кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау, җитештерү куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү айлыгы бара. Таләпләр катгый: төзек булмаган авыл хуҗалыгы техникасына утырырга, техника белән 18 яше тулмаганнарны эшләтергә ярамый. Һичшиксез медицина тикшерүе үтәргә, хезмәтне саклау буенча механизаторлар, төрле эш башкаручылар, язгы кыр эшләренә вакытлыча тартылган эшчеләр, студентлар белән инструктаж үткәрергә, эшчеләрне ташу өчен транспорт чараларын көйләргә, хезмәткәрләргә ял итү өчен кырда, фермаларда, цехларда, производство участокларында шартлар тудырырга кирәк.