«Алпамыш алпавыты»

2016 елның 13 мае, җомга

“29 апрельдә Арча Мәдәният йортында Туфан Миннуллин әсәре буенча “Алпамыш алпавыты” спектакле булды. Бу хәйрия спектаклен “Җидегән чишмә” Арча халык театры куйды. Спектакль искиткеч! Артистларның уйнауларына, музыкаль бизәлешкә, биюләргә сокланып карап утырдык. Театр коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм иҗади уңышлар телибез. Кызыбыз Ләйсәнгә ярдәм итү йөзеннән залны тутырып килгән тамашачыларга да бик зур рәхмәт. Хөрмәтле райондашлар, безнең гаиләгә төшкән кайгыны җиңүдә сез иң зур таянычыбыз. Кайсы гаиләне алсаң да, берсенең дә эче буш түгел. Шуңа карамастан, безнең гаиләгә икенче ел инде ярдәм итәсез. Ярдәмегез изгелектән булсын, сау–сәламәт яшәгез”, – дип язалар безгә Арчадан Ситдыйковлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International