VI Халыкара “Мәдәният, сәнгать, иҗат” конкурсы узды

2016 елның 13 мае, җомга

7-8 майда Казан шәһәрендә VI Халыкара “Мәдәният, сәнгать, иҗат” конкурсы узды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 170 катнашучы арасында безнең районның да сәләтле балалары бар иде. Конкурста Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Камил Носратов гитарада уйнап “Инструменталь музыка” номинациясендә I дәрәҗә дипломант, Арчаның 4нче (“Бәләкәч”) балалар бакчасы нәниләре “Эстрадада башкаручы” номинациясендә аерым җыр башкарып Самир Нуриев 1нче дәрәҗә, Виктория Осина белән Айнур Шәрәфиев 3нче дәрәҗә дипломант исеменә ия булдылар (укытучылары — Миләүшә Алеева).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International