7 май көнне Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мирҗәмдә туган Герой башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә укый.
Тантанада авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчеләре, укучы-укытучылар белән бергә аның авылдашлары да катнашты.