Кабат тәртип бозсаң — мәҗбүри эш
Шушмабаш авылында яшәүче Зөфәр Фәтхрахманов 2016 елда ике тапкыр автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә тоткарлана.
2016 елның февраль башында ул административ җаваплылыкка тартыла, аңа 30 мең сум штраф салына, 1 ел 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Әмма 50 яшьлек ир тиешле нәтиҗә ясамый, 17 мартта руль артына тагын исерек килеш утыра. Ярый әле полиция хезмәткәрләре вакытында тоткарлап калалар.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге сорау алучысы, Фәтхрахмановка карата җыйналган материалларны тикшергәннән соң, нигезле рәвештә җинаять эше кузгатыла.
5 майда җәмәгать суды әлеге җинаять эшен карады, З. Фәтхрахмановны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган (элек шундый ук хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кешенең исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе) җинаять ясауда гаепле дип тапты. Суд аңа 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләде, 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.
Кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен мондый куркыныч гамәлләргә закон кырыс: мәсәлән, 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 3 елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Радик Хәбибуллин,
район прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе