Яшьләр хыялый
Арча районы яшьләр парламенты слеты булды. Саба, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да яшьләр килде. Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова, Арча районы яшьләр парламенты рәисе Чулпан Кыямова, “Аграр яшьләр берләшмәсе” хәрәкәте җитәкчесе Лиана Калинина кунакларны каршы алып, слетны оештырдылар.
Алар башта Арчада яшьләрнең җыела торган “Пятница” клубында очраштылар, аннан соң Яңа Кырлайга сәяхәт иттеләр. Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылгач, яңадан Арчага “Пятница” клубына кайттылар. Клубта күңелле уеннарда катнашып, яшьләр проблемалары турында сөйләштеләр. Эшлекле сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Күрше районнардан килгән яшьләр арчалыларның мондый очрашу оештырганнары өчен бик рәхмәтле булдылар.
Кызыклы сорау: Яшьләр парламенты ни өчен кирәк? Шул ук сорауны мин район яшьләр парламенты рәисе Чулпан Кыямовага бирәм:
– Арчада безнең яшьләр парламентын беләләр, – дип сөйләде Чулпан. – Чөнки Интернет челтәрендә безнең сайтлар, “В контакте”да без бар. Яшьләр үзләрен куандырган һәм борчыган сорауларын язып торалар. Безнекеләр спорттан канәгать, тик менә аларны эшсезлек борчый. Яшьләр тавышын без район җитәкчелегенә җиткерәбез. Шунысы ошый: яшьләребез хыялый, аларда бик тиз идея туа, дөньяның бөтен ягын күрә беләләр.
Балтачның “Хыялый” яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков:
– Миңа бүгенге очрашу ошады, – дип сөйләде. – Шулай күрешеп торырга, тәҗрибә уртаклашыр- га, яшьләр белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен бер-береңнең эшен күрергә, бергәләп кызыклы чаралар оештырырга кирәк. Габдулла Тукай эзләре буйлап Яңа Кырлайга сәяхәт итү ничек отышлы булды! Үзара аралаштык, күпме тәэсирләр алдык. Минемчә, һәр районда бар ул андый тарихи урыннар. Шәһәр яшьләре актив, авыл яшьләрен дә уятырга кирәк. Күпләр гомерләрен Интернет челтәрдә казынып үткәрә. Замана проблемасы бу.
Сәяхәттән кайткач, алар эшлекле уенда катнаштылар. Төркемнәргә бүленеп, секцияләрдә эшләделәр. Габдулла Тукайга атап шигырь яздылар, аерым-аерым җөмләләрдән дөрес итеп җыр “җыйдылар” һәм шуның көен искә төшереп җырладылар һ.б. Уеннар кызыклы һәм мәгънәле иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашындагы эшлек-ле сөйләшүдә күрше районнардан килгән яшьләр мондый очрашуларны ешрак үткәрергә һәм аларны тагын да мәгънәлерәк, нәтиҗәлерәк итеп оештырырга кирәклеген әйттеләр.
Слетта катнашучылар парламентның яшьләрне туплау, алар тавышын ишетү, проблемаларын хәл итү өчен әһәмиятле икәнлегенә инандылар һәм бу хәрәкәтне тагын да җәелдерергә кирәк дигән фикер белән таралыштылар.
Слеттан соң балалар сәнгать мәктәбендә профилактик исәптә торган яшүсмерләрнең концерты булды.
Р. Гарифҗанова