Арча көрәшчеләре – беренче!
“Арча” спорткомплексында район тарихында беренче тапкыр билбау көрәше буенча Татарстан Чемпионаты узды. Анда 200дән артык иң көчле көрәшче катнашты. Бу ярышларның көрәшчеләр өчен шундый бер өстенлеге дә бар иде – һәр авырлык категориясендә җиңүче Россия Чемпионатында катнашу мөмкинлегенә ия булды.
Чемпионатны ачу тантанасында Арча район башлыгы Илшат Нуриев бу ярышларның район өчен әһәмиятен билгеләп үтте.
– Арча районы элек–электән көрәшчеләр остаханәсе булып санала. Безнең туган җир дөньякүләм танылган батырлар — Мадьяровларны биргән. Якташларыбыз күп тапкыр Татарстанның абсолют җиңүчеләре булган. Ләкин соңгы арада көрәш бераз артта калды. Бу мәсьәләне чишү максатыннан без яңа спорт секцияләре ачтык, авыл мәктәпләренә көрәш җәймәләре алдык, – диде ул һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Билбау көрәшенең рес- публика өчен мөһимлеген Татарстан Респуб- ликасы билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, халыкара федерациянең генераль сәркатибе Хәбир Хәбибуллин да искәртте. Ул Татарстанның янә билбау көрәше буенча дөнья Чемпионатын уздыру хокукына ия булуын билгеләп үтте. Быел әлеге Чемпионат октябрь азагында Чаллыда үтәчәк.
Арчадагы республикакүләм ярышлар ике көн дәвамында барды. Башта көрәш ирекле стильдә барса, икенче көнне классик стиль батырлары бил алышты. Яшь көрәшчеләр белән бергә гамәлдәге дөнья чемпионнары Габдеҗәлил Сөләйманов, Ислам Фәләхов, Ренас Кәлимуллин, Раил Нургалиев, Алена Калугина һәм Зәмирә Әхмәтова да катнашты.
Арча командасы составындагы яшь көрәшчеләр – Арча педагогика көл- лияте студентлары Рамилә Әхмәтҗанова, Альбина Дмитриева (тренерлары Рамил Хәсәнов) бүгенге көрәшкә әзерме?
– Көрәшнең бу төре белән без әле күптән түгел генә шөгыльләнәбез. Бик ошатып йөрибез. Җиңмәсәк тә, шундый дәрәҗәле көрәшчеләр белән бергә бил алышу үзе горурлык, – диләр кызлар.
Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Рамилә дә, Альбина да үз үлчәү категорияләрендә өченче урыннарны яулады.
Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков та билбау көрәше белән күптән түгел генә шөгыльләнә икән. Аның белән беренче көрәшен җиңү белән тәмамлап чыкканнан соң очраштык. Ирекле стильдә ул да үз үлчәү категориясендә өченче урынны алды. Ә менә Күпербаштан Илшат Идиятов 90 килограммлы үлчәү категориясендә ирекле стильдә, шулай ук классик стильдә дә өченче урынны яулады.
Чемпионатта катнашкан 23 команда арасында Арча районы командасы беренче урынга чыкты. Көрәшчеләребезне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
Гөлсинә Зәкиева