Йөрәк картаймый икән
Район Мәдәният йортында ветераннарның “Балкыш” республикакүләм фестиваленең зона ярышларында җиңүчеләрнең концерты булды. Сәхнәдә генә түгел, залда утырган тамашачының да күбесе өлкән буын иде. Алар ярый килгәнмен әле, концерт әйбәт булды, дип таралышты. Үземдә дә шул ук фикер.
Ветераннарга сокландым. Йөзләре балкып, күзләре очкынланып тора.
Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахмановның җырлавын кайберәүләр тәүге тапкыр ишеткәндер. Хорга кушылып һәм аерым да җырлады ул. Тавышы йомшак, матур. Хорда җырлау- чыларның кайберләрен танымый тордык, тәмам яшәргәннәр. Роза Әминова, Гәүһәрия Әһлиева, Энҗүдә Шәймәрданова, Минсәвәр Хәбибуллина...
Иске Төрнәледән Тәлгать Бәдигыев гармун белән җыр- ларга чыккач, күпләр җырлы—биюле яшьлек елларын сагынгандыр. Кичләрен гармун белән җырлап, урам әйләнүләр бар иде бит, эх! Айваннан Фәния Әскәрова, Аланнан Луиза Низамиева, Мөрәледән Халидә Газизованың җырлавын, Яңа Кенәрдән Рүзәл Мортазинның курайда уйнавын рәхәтләнеп тыңладык. Сикертәннән Равия Минһаҗева чабата биюен яратып башкарды. Андый биючене тамашачы да ярата. Арчадан 63 яшьлек Илфат Әскәровның шпагат ясап биюе могҗиза иде. Нәсимә Гарифуллина, Ләлә Шиһапова, Венер Хисамиев, Илфат Әскәровның вальс бию- ен караган саен карыйсы килә. Ә кемнең генә яшь чакта вальс әйләнгәнен искә төшерми икән ул?
Факия Шәрәфетдинова үзе язган шигырен укыды. Ветеран укытучы Фәрхәт Зыятов Ләйлә Дәүләтованың “Бәхет” дигән шигырен сөйләде. Барыбыз да тын калып шигырь тыңладык.
Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге (сәнгать житәкчесе Гүзәл Минхәерова) “Яшь йөрәкләр” ансамбле җырларга чык-ты: үзләре мөлаем, күлмәкләре күркәм, җырлау- лары матур. Карап утырулары ук рәхәт. Шулай ук Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” халык җыр ансамбле районыбыз горурлыгы булып тора. Алардан башка районда бер генә әһәмиятле чара да үтми. Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары” ансамбле чыгышын да халык ярата. Шура һәм Яңасала авыллары мари һәм керәшен жыр ансамбльләре чыгышлары программаны уңышлы төрләндерде. Гадәттә концертларда ирләр вокаль ансамбле чыгышы бик булмый. Ә менә яңакенәрлеләр оештырган. Афәрин! Гомумән, яңакенәрлеләр матур чыгыш ясады. Берсен генә әйтеп үтәм. Булат Галиевны беренче тапкыр күрдек һәм без аны зур сәхнәләрдә җырлатырлык чын артист икән бу, дип тыңладык. Арчада яшәүче ветеран мәдәният хезмәткәре Равил Габдрахманов сәхнәләрдә еш җырласа да, ап–ак костюмнан сәхнәдә борынгы көйләрне җырлап җибәрә, тыңлаган саен тәүге тапкыр ишеткәндәй буласың. Зәбидә Госманова җырларга чыккач, халык “ах” итте. Элек җырлаган Зәбидә ханым сәхнәдән югалып торды. Ниһаять, тамашачы яраткан җырчысын тыңлау бәхетенә иреште.
Концерттан алган хис–тойгыларны язып бетереп булмый. Язылмаганнар үпкәләмәсеннәр иде. Ветераннар, сез сәхнәдә тамашачыга яшәү көче бирү өчен кирәк. Ә кем әйтә әле аны сәхнә яшьлекне ярата, дип.
Румия Саттарова