Кубок быел кемгә булыр
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан укытучылар арасында ел дәвамында спорт ярышлары үткәрелеп һәм алар турында газетабыз битләрендә яктыртылып килде. Күптән түгел шуларның тагын берсе — җиңел атлетика буенча узышлар булды.
– Ел дәвамында укытучылар 11 спорт төре буенча ярыша. Бүген шуның унберенчесе һәм соңгысы, – ди мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Бүген җиңү яулаган команда күчмә кубокка ия булачак. Җиңүче өч командага бүләкләр яхшы (спорт инвентарьлары). Шуңа көрәш тә киеренке булачак.
Узган ел шул 11 спорт төре буенча җиңеп чыккан Апаз мәктәбе командасына укытучыларның август киңәшмәсендә кыйммәтле спорт инвентаре һәм күчмә кубок тапшырылган иде. Быел күчмә кубок шушы мәктәптә калырмы? Бу сорауны без мәктәп директоры Раушан Сибгатуллинга бирдек.
– Быел кубок өчен дүрт команда көрәшә. Әлегә беренче урында Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы бара. Өченче һәм дүртенче урыннарда Яңа Кенәр мәктәбе һәм Үрнәк агросәнәгать көллияте командалары. Без — икенче. Дартста һәм шашка ярышында алдынгылыкны кулдан ычкындырдык. Шул балларны киметте. Күргәнегезчә, командалар көчле. Кубок өчен көрәш җиңелләрдән булмаячак. Әмма кубокны бирергә мәҗбүр булган очракта да киләсе елга аны яңадан үзебезгә кайтару өчен көрәшәчәкбез, – диде ул.
Спортчы укытучылар, чыннан да, бу ярышларга шулкадәр җитди карый, хәтта шушы кубокка иң якын торган дүрт команда әгъзаларын башта яшь категорияләре буенча тикшереп чыктылар. Ягъни барысының да яшьләре туры киләме?
Аннан инде йөгерү буенча узышлар башланды. Беренче булып 40 яшькә кадәргеләр һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр (башта хатын–кызлар, аннан ир–егетләр) өчәрләп йөгерде. Егылдылар да, җәрәхәтләр дә алдылар, әмма ярты юлда тукталып калмадылар. Шурабаш мәктәбеннән Фәрдия Абдуллина быел да узган елгы күрсәткечне кабатлады, финишка иң беренче булып килде.
– Мин үзем Шурадан, – диде ул соңыннан. – Ике арада йөгереп йөри торгач, тәмам йөгерешчегә әйләнеп беттем, ахры. Махсус йөгерү белән шөгыльләнгәнем юк. Дөрес, педагогика көллиятендә укыганда йөгерә идем. Тик кайчан инде ул?
“Арча” спорт комплексы профсоюз комитеты җитәкчесе Айгөл Латыйпова үз командаларындагы һәр спортчыга көч-куәт биреп тора, финишка килеп җиткән һәрберсе янына кайнар чәй тотып йөгерә. Махсус термоска ясап алып төшкән.
Шулай ук беренче урыннарны үз яшьтәшләре арасында Яңа Кенәр мәктәбеннән Чулпан Шәрәфиева, Арчаның 11нче балалар бакчасыннан Гүзәл Җамалиева, җиденче мәктәптән Резеда Сафиуллина, Апаздан Рамил Нуриев, Түбән Атыдан Рәдис Шакиров, “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Адель Мөҗипов, өченче мәктәп–балалар бакчасыннан Рифат Мөхәммәтсафин алды.
Эстафетада беренче урынны 9нчы балалар бакчасы, катнаш эстафетада Яңа Кенәр мәктәбе командалары беренче булды.
– Җиңмәсәк тә, менә шулай җыелу, аралашу безнең өчен үзе бер бәйрәмгә тиң, – диләр Арчаның беренче балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Җиңел атлетика буенча ярышлар Апаз мәктәбе спортчы укытучылары җиңүе белән тәмамланды. Икенче урында Яңа Кенәр интернат–мәктәбе, өченче урында Арчаның 7нче мәктәбе командалары. Кубок кемгә? Анысы соңрак билгеле була.
Гөлсинә Зәкиева