Эшне күрсәтә беләбезме?

2016 елның 13 мае, җомга

Эшне күрсәтә беләбезме?

Арчаның 10нчы балалар бакчасында республика күләмендәге семинар булып үтте. Федераль стандартларны тормышка ашыру шартларында тәрбиячеләрнең һөнәр осталыкларын камилләштерү буенча тәҗрибә тупладылар.

Иң башта тәрбиячеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина сәламләде. Арчаның 10нчы балалар бакчасы мөдире Миләүшә Гарифуллина бакча тормышы, тәрбиячеләр белән таныштырды, бакчаны ул тере организмга тиңләде. Гомумән, Арча җирендә кунакларны каршы ала беләләр. Татар теле тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева һәм музыка җитәкчесе Лилия Харитонова балалар белән “Баллы чәк–чәк” дигән музыкаль–әдәби композиция әзерләгән. Ул кунакларның күңеленә бик хуш килде.

Тәрбиячеләр Венера Искәндәрова, Лиана Хисмәтуллина, Эльмира Фатыйхова, Фәния Гыйззәтуллина үз төркемнәрендә ачык дәрес күрсәттеләр, Алия Хәсәнова һәм Гүзәл Минимуллина осталык дәресләре үткәрде. 10нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Илсөя Хәйруллина күп теллелек шартларында балаларны тәрбияләү буенча чыгыш ясады.

Татар, рус, чуаш, мари, башкорт, удмурт... — киемнәре, ризыклары, гореф–гадәтләре – барысы да кызыклы. Мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче тәрбияче Фәния Гыйззәтуллина рольгә шулкадәр оста керде — нәкъ мари инде менә! Мари киемнәрен киеп алган да, теттерә балалар белән марича да, русча да сөйләшеп. Татар балалары мари әбисенә кунакка килде. Башта балалар Марийка әбиен татар ризыклары белән таныштырды. Аннан Марийка әби камыр җәйде, балалар белән бергәләп бәрәңге, кәбестә, эремчектән подкогылью (безнеңчә зур пилмән) ясадылар. Пилмәннәрне кәстрүлгә салып, кухняга озаткач, мари ха- лыкларының җырлы—бию- ле бәйрәмен күрсәттеләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, бу төркемгә йөрүче безнең малайлар әле дә марича санап, сүзләр әйтеп, тыпырдап, мари бәйрәмен онытмыйлар.

— Мондый семинарны үткәргән юк иде әле, — дип сөйләде Фәния Даниловна. — Безнең бакча мөдире Миләүшә Мансуровна коллектив, балалар өчен янып–көеп йөри торган тәҗрибәле педагог, эшегезне күрсәтә белергә кирәк, дип, гел нинди дә булса яңалык уйлап таба, бу семинар да җитәкче идеясе. Ә ачык дәрескә җиңел әзерләндек, бар да безнең күңелгә якын, халыкча бит...

Семинарда катнашкан Арча педагогика көллиятенең тәрбиячеләрнең белемен күтәрү курслары кураторы Сәрия Шәмсетдинова фикерләре белән дә кызыксындык.

— Афәрин, бүгенге көндә әһәмиятле халыклар дуслыгы темасын күтәрә белгәннәр, — дип сөйләде ул. — Семинарга җитди әзерләнгәннәр.

Арчаның 1нче бакчасы тәрбиячесе Энҗе Абдуллина:

— Татарстанда яшәгән төрле милләтләрнең гореф–гадәтләрен, яшәү рәвешен, дуслыгын чагылдырган семинарда булган юк иде әле, — дип фикерләре белән уртаклашты. — Осталык дәресләрен дә кызыклы оештырганнар. Татар түбәтәе, чүпрәктән инә–җепсез төрле милләт курчакларын ясарга өйрәндек.

Камиллекнең чиге юк. Эшне күрсәтә дә, күрә дә белергә кирәк. Шул вакытта гына эшләве күңелле!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International