Җиңүчеләребезне бүләкләдек

2016 елның 13 мае, җомга

Җиңүчеләребезне бүләкләдек

Республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге белән берлектә “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында Җиңү көне уңаеннан укучылар арасында сугыш турындагы шигырьләргә бәйге игълан иткән идек. Җиңүчеләрне өч төргә бүлеп билгеләдек.

Башлангыч сыйныфлар укучылары арасында беренче урынны Корайван мәктәбеннән 3 сыйныф укучысы Гүзәл Сәмигуллина, икенче — Арчаның беренче мәктәбеннән 3 сыйныф укучысы Әдилә Галиева, өченче урынны Курса–Почмактан 2 сыйныф укучысы Нәфкать Исмәгыйлев алды.

5–8 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Шушмабаш мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Айгөл Хәбибрахманова, икенче Наласадан 6 сыйныф укучысы Зөлфинә Төхвәтуллина, өченче урынны Лесхоз мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы Салават Фәттахов яулады.

Югары сыйныф укучылары һәм уку йортлары студентлары арасында беренче урын Ашытбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Булат Хисамиев, икенче — Казан федераль университет студенты Зөһрә Камалова, өченче урын Түбән Аты мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Ландыш Зиннәтуллинага бирелде.

Сайтыбызда шулай ук онлайн–тавыш бирү юлы белән “Җиңү көне балалар күзлегеннән” дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Онлайн–тавыш бирүдә 5409 кеше катнашты. Җиңү көне алдыннан бу бәйгегә дә нәтиҗә чыгарылды. 334 тавыш җыеп, Арчаның икенче мәктәбе укучысы Ләйсән Рәшитова — беренче, 330 тавыш белән Яңа Кенәр мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Фәнзил Муллагалиев — икенче, 240 тавыш белән Курса–Почмак мәктәбеннән Диана Әхмәдуллина өченче урынны яулады.

Иске Арча күренешләрен танып белү буенча бәйге дә сайтыбызда уңышлы барды. Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов коллекциясеннән алынган иске Арча күренешләре сайтка куелган иде. Кем күбрәк урыннарны таный? Бу бәйгедә Арчадан Рәмзия Хәмидуллина белән Ашытбаштан Айзирәк Хәлимова җиңүче дип танылды һәм коллекция хуҗасының махсус бүләкләренә лаек булды.

Бүләкләр 9 май көнне Арча үзәгендә үткән “Арча кичләре“ндә тапшырылды. Шигырь бәйгесе җиңүчеләренә хәрби комиссар Алмаз Борһанов “Триумфатор” кибетендә теләгән әйберләрен сатып алу өчен сертификатлар, фоторәсемнәр бәйгесе җиңүчеләренә “Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин акчалата бүләкләр бирде. Анысына “Саба тәрәзәләре” ширкәте иганәчелек ярдәме күрсәтте. Шулай ук һәрберсенә диплом тапшырылды. Бәйгеләр үткәрү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Катнашыгыз, безнең белән бергә булыгыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International