Арча муниципаль район башлыгы Сәйдә Гайнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2016 елның 13 мае, җомга

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда Иске Чүриле авылында яшәүче Сәйдә Гайнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Сәйдә апа Югары Курса авылында туган. Казан шәһәрендәге педучилищены тәмамлагач Арча районының Штерә авылына укытырга җибәрелә. 1944 елда Әхмәтхан Гайнуллинга кияүгә чыга. 4 бала үстерәләр, бүгенге көндә 9 оныклары, 13 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International