Яшь иде... 85 кенә

2016 елның 13 мае, җомга

Яшь иде... 85 кенә

Заманында нинди кешеләр булган! Социалистик Хезмәт Герое Галимулла Әсхәдуллин 42 ел Казандагы Горбунов исемендәге авиация заводында детальләр кырдыручы булып эшләп, хезмәт шартларын яхшырту, эшне тагын да сыйфатлы башкару өчен 20дән артык рационализаторлык тәкъдиме кертеп, үзе үк шуларны тормышка ашырып, алга барабыз дип, янып–көеп йөргән кеше. Исән булса, Галимулла абыйга 88 яшь булыр иде.

Носы мәктәбенә Геройга истәлек тактасы ачу тантанасына (бик матур үтте ул) кайткан галим, шагыйрь Рифат Җамал авылдашы (икесе дә Мирҗәмнән) турында төп–төгәл итеп әйтте дә бирде:

— Галимулла абый белән соңгы вакытта еш аралаштык. Арабыздан бик яшь килеш китте... Дөрес, 85 яшь аз гомер түгел. Әмма аның күңеле яшь иде. Ул тормышны яратты. Шигырем дә шул турыда.

Көләч йөзле

 бабайларны,

Тонык күзле

 малайларны

Күргәнем бар...

Кызы Венера ханым тантанада дулкынланудан әллә ни сөйли алмады. Соңыннан сөйләштек.

— Без әти белән әнигә ике бала идек. Энем Рәшит 13 яшендә кан чиреннән мәрхүм булды, — дип сөйләде ул. – Үзем авиация техникумын тәмамлап, әти эшләгән заводта, шул ук 62нче цехта эшләдем, хәзер пенсиядә. Әти безнең бик таләпчән кеше иде, һәрнәрсәдә тәртип яратты. Әни Равилә әтидән 4 елга иртәрәк китеп барды...

Венера ханымның тормыш иптәше Җәлил Ибраһимов:

— Мин үзем дә авиация заводында эшләдем, — дип сөйләде. – Яхшы сыйфатлы самолетлар җитештердек. Андый самолетлар бер илдә дә, Америкада да юк. Әти үз максатына ирешүчән, чиста күңелле кеше иде.

— Безнең әтинең абыйсы ул Галимулла абый, — дип сүзне дәвам итте Суфия ханым. – Әти иртә вафат булды. 7 бала калдык. Галимулла абый безгә икенче әти кебек булды. Гади хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәтте. Галимулла абыйларга ничә барсам да, өйләрендә кеше иде. Сөйләшерләр, киңәшерләр иде.

Галимулла абый СССР-ның Югары Советы депутаты (ике чакырылышта), республиканың ветераннар советы әгъзасы булып тора.

Истәлек тактасында 1939–1942 елларда Носы мәктәбендә укыган, дигән юллар язылган. Галимулла абыйның туган авылы Мирҗәм Носыдан 2 километр ераклыкта урнашкан.

Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов:

— Геройның үлеменә, 4 ел үтсә дә, әле дә ышанасы килми, — диде. — Үлмәс кебек иде... Киң җилкәле, эре гәүдәле, аннан яшәү көче бөркелеп торды. Мәктәпкә соңгы кайтуында Рифат Җамал белән иде. Балалар белән очрашып, чәй өстәле янында күңелле итеп сөйләшеп утырдык.

...Мирҗәмдә Галимулла Әсхәдуллинның туган нигезендә киленнәре 83 яшьлек Надия апа улы Илдар һәм аның гаиләсе белән яши. Соңыннан Надия апа белән элемтәгә кердем. Менә ул ниләр сөйләде:

— Алар 5 бала үскән. Бүген берсе дә исән түгел. Галимулланың энесе Мөдәрис минем ирем иде. 12 генә ел торып калдык. 7 бала белән тол калдым. Галимулла гаиләсе белән гел кайтып йөрде. Безне бик яратты. Миңа, Надиябез, дип якын итеп дәшәр иде. Сабантуйларны яратты. Әниләре Фәһерниса безнең белән яшәде, 83 яшендә вафат булды.

Мәктәптә Геройга истәлек тактасы кую район җитәкчелеген бизи торган бик зур вакыйга. Геройны өйрәнеп язылган китап бармы? Бары тик шуны ачыклый алдым: Галимулла абый Әсхәдуллин турында “Бөек Тукай Ватаны син, Арча”, “Хезмәт Геройлары” китапларыннан мәгълүмат алырга мөмкин. Әмма аның турында исән кешеләрне сөйләтеп язылган җанлы бер китап укыйсы килә.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International