Алдынгылар бүләк алды
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда язгы кыр эшләрендә әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән хуҗалыкларга, механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
— Сезнең басуларны Президент та бик охшатып китте, — диде район башлыгы Рүзәл Мәрдәновка бүләкләрне тапшырганда. — Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт, матур җәйләр килеп, мул уңышлар җыйнап алырга язсын!
Әлеге хуҗалык механизаторлары кыр эшләренә иң алдан керешә һәм беренчеләрдән булып төгәлли дә.
— Соңгы елларда биредә технология яхшырды, сыйфатка зур игътибар бирелә, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов.
Басулар буйлап узганда яшел хәтфә булып утырган арыш уҗымнарына, матур, тигез булып чыккан язгы бодай, арпа шытымнарына карап сокланасың. Хәзер рапс, кукуруз чәчү бара.
Район җитәкчесе механизаторлар белән дә сөйләшеп алды, аларның күңелләре күтәренке, эшләгән кешенең кадерен беләләр бу хуҗалыкта.
Район башлыгы бүләк-ләренә лаек булучылар арасында “Кырлай” ширкәте тракторчысы Рәдиф Абдуллин да бар. Ул “Т–150–К” тракторы белән 1 мең гектардан артык дым каплаткан, башка эшләрдә катнашкан. Без аны бәрәңге басуында очраттык.
— Биш агрегат бәрәңге утырта, — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илшат Шакирҗанов. — Ике смена эшлиләр, бер агрегат тәүлеккә 60–70 гектар утырта.
“Кырлай”ның бәрәңге басулары — кәртинкә кебек. Сузылып киткән биек буразналардан күз аласы килми. Могҗиза техника берничә эшне берьюлы башкара: туфракны эшкәртә, буразна ясый, агулый, ашлама кертә, бәрәңге утырта.
Илшат Габделфәртович Рәдиф Абдуллинга фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтте, бүләкләр тапшырды.
“Северный” хуҗалыгында яз атна–ун көнгә соңгарып килә. Шуңа да карамастан, иң өлгерләр сафында ул. Механизаторлар бердәм, белгечләре тәҗрибәле, җитәкчесе абруйлы.
Район җитәкчесе дә хуҗалык хезмәтчәннәре тырышлыгын югары бәяләде, хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллинга, тракторчы Фәнис Вәлиуллинга бүләкләр тапшырды.
Рөстәм Хәйруллин киләчәккә планнар белән дә таныштырды. Таналар өчен торак төзергә, баш саннарын арттырырга исәплиләр.
12 майга район хуҗалыкларында 48629 гектарда (план 68506 гектар) сабан культуралары чәчелде. Бөртекле һәм бөртекле–кузаклы сабан культуралары 30760 гектарда чәчелергә тиеш булып, 27756 гектарда чәчтеләр. Иң күп чәчеләсе мәйданнар “Арча” һәм “Мәрҗани” ширкәтләрендә.
Бәрәңге 2000 гектарда утыртылырга тиеш, шуның 1107 гектары утыртылды. “Кырлай” ширкәтендә 510 гектарда бәрәңге утырттылар.
2675 гектарда (план 5461 гектар) рапс чәчелде. 2118 гектарда кукурузны орлыкка чәчтеләр.
3804 гектарда чәчүлекләр чүп үләннәргә каршы эшкәртелде.
Ильяс Фәттахов