“Тукай эзләре буйлап” республикакүләм җәяүлеләр сәяхәте

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

“Тукай эзләре буйлап” республикакүләм җәяүлеләр сәяхәте.

13 май көнне, “Тукай эзләре буйлап” җәяүлеләр сәяхәте Арча- Өчиле-Яңа Кырлай маршруты буйлап юлга чыкты.Монда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба районнарыннан   килгән, төрле конкурсларда җиңүче 56 сәләтле  укучы, укытучылар, кунаклар катнашты.  

 Беренче тукталыш- Арча шәһәренең   3 номерлы мәктәбе.  Мавыктыргыч очрашу булды, килгән кунаклар үзләрен әкият дөньясында кебек хис иттеләр.  Өчиле-Тукай. Бу  ике сүзнең берсен икенчесеннән аерып алып булмый  Икенче тукталыш- Өчиле төп гомуми белем мәктәбе. Мәктәп коллективы кунакларны ачык йөз,чәк-чәк белән каршы алды.Алар өчен укучылар тарафыннан бик матур кичә оештырылды.Кичәдә конкурсларда җиңү яулаган

укучыларның Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле  итеп укулары,дәртле биюләре,моңлы җырлары кунакларны әсир итте.Сәяхәтчеләр Тукай иҗатына чын күңелдән гашыйк ветеран укытучы Зыятов Фәрхәт Гани улының  шагыйрьнең Өчиледәге тормышы турында эчтәлекле чыгышын бик җылы кабул иттеләр.

 Сәяхәтнең ахыргы тукталышы Яңа Кырлайда булды. Кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе укучылары ипи- тоз белән каршы алдылар. Сәяхәт итүчеләр башта  Г.Тукай музеенда булдылар. Музей залларында үзләренең Тукай турындагы белемнәрен тагы да ныгыттылар. Аннан яңартылган Сәгъди абзый йортына бардылар. Сәгъди абзый бакчасындагы скульптур композицияләр янында фотога төштеләр,”Апуш коесы”ның суыннан авыз иттеләр.         

Бәйрәм Яңа Кырлай мәдәният йортында тәмамланды.  Һәр район укучылары“Тукай минем йөрәгемдә”исемле презентацияләрен якладылар, Тукайга багышлап язылган шигырьләрен, җырларын башкардылар. Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе укучыларының“ Шүрәле- шоу” тамашасы да кунакларның күңеленә хуш килде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган җәяүле сәяхәт укучылар өчен бик файдалы да, бик күңелле дә бәйрәмгә әйләнде. Тукай эзләре буйлап  сәяхәт  күңелләрдә җылы,югалмас эз калдырды.Бу чараны киләчәктә традициягә кертергә планлаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International