Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 16 майда Арча шәһәрендә яшәүче Елизавета Коваленконы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Елизавета Васильевна Арча эшчеләр бистәсендә туган. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, 1942 елда район социаль тәэминат бүлегендә хисапчы булып эшли башлый. Аннан соң инспектор, 39 ел баш хисапчы була.
1951 елда сугышта катнашкан Василий Тимофеевичка кияүгә чыга. Алар 47 ел бергә гомер итәләр.