Җитәкчеләр күз йома

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Җитәкчеләр күз йома

13 майда Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау һәм бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

Утырышта “Районда санитария–экология торышын яхшырту буенча чараларның үтәлеше турында”гы мәсьәлә каралды.

Арча муниципаль районы административ комиссиясенең баш белгече Айнур Таһиров әйтүенчә, быел икеайлык барышында комиссиягә административ хокук бозулар турында 37 беркетмә алынган. Шуларның 21ен муниципаль берәмлекләрнең җаваплы кешеләре, 14ен дәүләт инспекторлары төзегән. Каралган 13 эш буенча 26 мең сум штраф салынган. Наласа, Яңа Кырлай, Иске Чүриле, Сеҗе, Үрнәк, Шушмабаш, Яңа Кенәр авыл җирлекләренең җаваплы кешеләре аз санда булса да беркетмә төзегәннәр.

— Башка җирлекләрдә дә җитешсезлекләр җитәрлек, — диде муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Кешеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләмисезме? Киресенчә, принципиаль булганда сезне күбрәк хөрмәт итәчәкләр. Сез төзергә тиеш беркетмәләрне! Курсадагы чүплектә һаман тәртип юк, әйләндереп алынмаган. Ашытбашта ферма территориясеннән тирес сыекчасы авылга ага. Боларны кем карарга тиеш, дип уйлыйсыз? Чүп–чарның күп өлешен хуҗалык- лар, кибетләр ташлый. Чүплекләр авыл халкы өчен, хуҗалыклар, кибетләр һ.б. аны полигонга илтергә тиеш.

ТР Экология һәм табигать ресурс- лары министрлыгының Төньяк территория төбәк идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов әйтүенчә, законсыз чүплекләрне бетерү буенча күп эш башкарылса да, аларның саны кимеми. 5 майда министр урынбасары вертолетта очып үткән, чүплекләрне фоторәсемгә төшергәннәр. Наласа, Урта Аты, Орнашбаш авыллары тирәсендә, Үрнәк авыл җирлеге территориясендә чүплекләр аеруча күп. Электр- чылар линиягә комачаулый дип, агачларны кисеп ташлый, төзүчеләр объектны төзеп тапшыра, ә чүп–чарын шунда калдыра. Алар бар да үз артларыннан тәртип салып китәргә тиеш.

Утырышта шулай ук салым түләүләре буенча бурычларны бетерү, 2016 елда үзара салым акчаларын җыйнау һ.б. мәсьәләләр каралды.

Ильяс ФәТтахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International