Район хуҗалыкларында

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында сабан культуралары чәчү төгәлләнеп килә. 17 майга 68666 гектарның 62850 гектары чәчелде.

1727 гектарда (план 2000 гектар) бәрәңге утыртылды.

3394 гектарда орлык өчен кукуруз чәчелде.

 

Хуҗалыкларда 173 ургыч бар, шуларның 13е ремонтланды. Азык җыйнау комбайннары — 57, 4се ремонттан чыкты.

 

16 майда хуҗалыкларда бер сыердан уртача 15,2 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 1 килограммга артык.

“Ак барс” агрокомплексы”нда уртача савым — 22,5, “Ватан”да — 18,4, “Аю”да — 17,9 килограмм. “Арча”, “Мәрҗани” хуҗалыкларында 10ар килограммнан артык кына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International