Арчада күл булачак
Арчаның Казансу елгасы янында ял итү паркы һәм су коенырга күл булачак. Казу эшләре башланган инде. Проект эскизын Арчаның 3нче мәктәбендә район активистлары җыелып тикшерделәр, аның уңай якларын һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Семинарда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Казаннан проектның авторы Вадим Убейкин һәм яшь белгечләр кайтты. Түгәрәк өстәл артында төркем-төркем утырган район активист- лары, педагоглар, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре, ветераннар, яшьләр оешмалары егетләре һәм кызлары һ.б. иң башта Казансу елгасы һәм ял паркы турында үз фикерләрен белдерделәр. Ветеран педагог Илдус Сәгъдиев:
– Элек Казансу елгасы буенда берничә урында комлы пляж иде, халык рәхәтләнеп су коенды, хәзер ул урыннарны тәртипсез рәвештә үскән куаклар басып бетерде, – диде борчылып.
Арчадан тәҗрибәле архитектор Радик Хәкимов:
– Таудан бөтен пычрак елгага агып төшә, Казансуны киңәйтергә кирәк, – дигән тәкъдим белән чыкты.
Семинарда катнашучыларның фикерләре бер төрле иде: урыны, һавасы әйбәт, Казансу буенда ял итәр өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк.
Архитектор Вадим Убейкин барыбызны да шаккатырып, проект эскизы белән таныш- тырды. Казансу елгасы янында күл булачак! Чишмә суы керә һәм чыгып китә торган саф сулы күл! Ул гынамы, аның янында кафе, кояшта һәм күләгәдә ял итә торган урыннар, пляж, душ, киенү-чишенү бүлмәләре, эскәмияләр, җәяү һәм велосипедта йөрү өчен юллар, алма бакчасы, амфитеатр, балалар мәйданчыгы... Архитекторны матур бер әкият шикелле тыңлап утырдык.
– Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Татарстанда су саклау зоналары елы буларак, республикада махсус программа эшләнде. Әлеге программада катнашучы 20ләп район арасында Арча районы да бар.
Соңыннан Казансу буенда әлеге күлне эшләячәк Балтачның “Мелиоратор” ширкәте җитәкчесе Хәниф Бариев белән сөйләштек.
– Арчада Казансу елгасы янында казу эшләре башладык, – дип сөйләде ул. – Шундыйрак күлне Хәсәншәехта эшләдек. Арчадагысы зуррак булачак. Астына башта ком, аның өстенә чыдам пленка һәм вак таш җәеләчәк. Чишмә суы җылынып бетәрме икән дип шикләнүчеләргә шуны әйтә алам: су җылыначак. Хәсәншәехта җылына бит.
Казаннан республиканың “Татмелиорация” жәмгыятеннән тәҗрибәле проектлаучы Дмитрий Осадчук та кайткан иде. “Бу өлкәдә күп эшләгән кеше, белмәгәне юк”, – диләр аның турында. Дмитрий Осадчук белән дә сөйләштек. Ул мондый күлне хуплый.
Күп төрле фикерләр яңгырады. Түгәрәк өстәл артында һәр төркемнән берәү алга чыгып, картаны элеп, үз тәкъдимен әйтте. Проектны эшләгәндә бу тәкъдимнәр искә алыначак, дип ышандырдылар. Күпләр машина куяр өчен парковканы зурайтырга кирәклеге турында сөйләде. Әмма зур парковка һаваны пычратачак. Ял паркына парковка эшләү кирәкме икән?! Стадионга без нәкъ менә һавасы әйбәт булганы өчен йөрибез.
Румия Надршина