Дәртләнеп эшлиләр

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Дәртләнеп эшлиләр

Арча метеостанциясенең техник–метеорологы, тәҗрибәле галим–агроном Рафис Җаббаров гыйнварда ук быелгы елның 2014 елга охшап килүе турында фараз иткән иде (“Арча хәбәрләре”, 20 гыйнвар, 2016 ел).

— Әлегә нәкъ шулай бара да, — диде ул. — 2014 елда май аенда һәр ун көн саен яңгыр яуды, соңгы ункөнлегендә, күп булмаса да, көнаралаш явып торды.

Белгеч арыш уҗымнары өчен генә борчылганын әйтте. Чөнки туң булмады диярлек, үсемлекләрдә шикәр нык кимеде. “Язның бик шәп килүе коткарды аларны, яхшы тармаклана да алдылар”.

Быел майның беренче ункөнлегендә 6,7 мм яңгыр яуган. Ә менә 12 майда — 16 мм, 13 майда тагын 2,7 мм. Хәзер өченче ункөнлектәгесен көтәбез.

“Игенче” ширкәтендә дә көтәләр яңгырны. “Яздан бирле бездә нибары 4 мм яңгыр яуды, — ди баш агроном Марат Вахитов. — 2010 ел искә төшә дә, сискәнеп куям”.

Әйе, озакка ташлап китмәсен инде яңгыр- лар. Әлегә туфракта дым җитәрлек, бар да әйбәт булыр дип, яхшыга юрыйк.

Ә болай Наласа якларыннан күңел булып кайтты, кешеләрнең кәефе әйбәт. Шатланырлык әйберләр күп: Наласага, ниһаять, юл салып яталар. Бозауларны салкын ысул белән асрау өчен яңа торак төзеп куйганнар.

— Быел язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторларның хезмәт хакларын 10 процентка арттырдык. 30 яшькә кадәрге терлекчеләр, механизаторларныкы 20 процентка артты, — ди җитәкче Илнар Гайнетдинов.

Киткән яшьләрнең кире кайта башлавына куана җитәкче. Хуҗалык- та кызыгып эшләрлек шартлар тудырылган, заманча техника, хезмәт хаклары белән тоткарлыклар булганы юк.

Заманча техника дигәннән, яшь механизатор Ильяр Сибгатуллин “МТЗ–1221” тракторы белән кукуруз чәчә. Чәчкече Италиядә эшләнгән, төгәл чәчү чәчкече дип атала. “Бер метрга ничә орлык чәчәргә кирәк, шуңа көйләп куясың”, — ди җитәкче.

Хуҗалыкта кукурузны орлыкка өч ел игәләр инде. Быел ул 300 гектардан артык чәчелгән, бик отышлы дип тапканнар, уңышы да яхшы. Хәзер силоска дигәнен чәчәләр. Гектарга 350 килограмм аммиак суы, 100 килограмм катлаулы ашлама, рәт арасын эшкәрткәндә 100 килограмм ашлама кертелә. Кирәк булганда яфрактан да тукландырачаклар.

Бер мең гектардан артык чәчүлекләр чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән, бер үк вакытта сыек хәлдә азотлы ашлама да сибелә.

Рапс 1400 гектар мәйдан биләячәк. Аны ике срокта чәчәләр, бу урып–җыюны җиңеләйтү, югалтуларга юл куймас өчен шулай эшләнә.

60 гектарда орлык өчен бәрәңге үстерелә. 120 гектарда сугарулы мәйданнар бар.

Механизаторлар Илнар Ситдыйков, Марат Абдуллин, Харис Вильданов, Айдар Габдрахманов, Марат Гарапшин һ.б.ның тырыш хезмәте белән яңа уңышка ышанычлы нигез салына.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International