Асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрелде

2016 елның 20 мае, җомга

19 майда Пионерия көне уңаенан Арча укучылар Сарае  асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Әлеге чарада Арча районы мәктәпләреннән 7-18 яшьтәге укучылар катнашты. Конкурста урыннар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде: Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елы, Рәсәйдә кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел , Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә!, пионерия көненә багышланган “Без һәрвакыт әзер!” номинациясе. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International