14 майда Казанда "KAZAN-MUZIK Йорт" I Халыкара музыкаль-инструменталь башкаручанлык бәйгесе узды. Бәйгедә Казан, Самара, Ижевск, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Алабуга, Волжск һәм башка шәһәрләрдән килгән укучылар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. "Мирас" гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы, концертмейстер Мөхәммәдиев Данис Рамил улы) I дәрәҗә; Кузнецов Вадим (гитарада уйнап, җитәкчесе Алеева Миләүшә Тәлгать кызы) — III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар. Музыкаль-инструменталь башкаручанлыкны устерү буенча югары һөнәри эшчәнлекләре өчен сәнгать мәктәбе укытучылары Гайфуллина Заһидә Мингали кызы, Алеева Милеүшә Тәлгать кызы, Мөхәммәдиев Данис Рамил улына Рәхмәт хатлары тапшырылды.