Радик Фәизовны искә алдык

2016 елның 20 мае, җомга

Радик Фәизовны искә алдык

“Казан арты” тарих–этнография музеенда язучы Радик Фәизовның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Истәлекле бәйрәмгә Радик абыйның хатыны Дамира апа, балалары, авылдашы, дусты, сыйныфташы Наил Сабиров, чордашлары, авылдашлары, “Арча хәбәрләре” газетасында эшләүче хезмәттәшләре, әсәрләрен яраткан укучылары килгән иде.

Радик абый якты бер кеше булып истә калган. Ачулана, үпкә саклый белмәде, шаяртырга яратты, иҗат кешесе буларак, хөсетлеге юк иде. Язучының барысы да йөрәгендә булгандыр… Чыгыш ясаучылар: “Әйбәт кеше иде”, — дип искә алды. Юк, бу бәя, кеше киткәч, гадәттә әйтелә торган сүзләр түгел. Чыннан да, Радик абый шундый иде. Редакциядә ул җаваплы сәркатип булып эшләде. Газетада басыласы барлык язмалар да җаваплы сәркатип кулы аша уза. Газета укучыларыбыз бәхетенә, язмаларны язучы үзе укып, газетага урнаштыр- ган! Ә матур телне укуы ук рәхәт. Лаеклы ялга чыккач та, Радик абый редакциягә килергә яратты. Бүлмәләргә кереп, кызлар белән рәхәтләнеп бер сөйләшеп чыгар иде. “Кешене язарга өйрәтеп булмый”, — дияр иде ул. Язу сәләте турында бара иде монда сүз. Заманында Радик Фәизов белән бергә эшләгән “Арча хәбәрләре” газетасының элекке мөхәррире Тәлгать Гомәров бик дөрес әйтте:

— Радик абый “Тукай якташы” түгәрәге алып барды. Ул кешедәге язу сәләте орлыгын таба һәм шуны үстерә белде.

Язучы иткән сәбәпләрне гадәттә аның авыр балачагыннан, михнәтле тормышыннан эзлиләр. Төрле җирдә яшәве һәм эшләве дә (машинист һ.б.) эзсез үтмәгән. Бу күпмедер дәрәҗәдә дөрестер дә. Андыйлар уйчан, һәрнәрсәне йөрәге аша кичерүчән була. Әмма язу осталыгы… монысы Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер бүләктер. Тормыш иптәше Дамира апа:

— Мәктәптә укыганда “Авылның бер көне” дигән темага инша язалар, — дип сөйләде. — Укытучысы Радикның иншасын бөтен класс алдында кычкырып укый. Алга таба укуыңны дәвам итсәң, язучы булырсың, дигән ул.

— Радик Фәизов турында якыннанрак беләсегез, аның күңел дөньясын аңлыйсыгыз килсә, әсәрләрен укыгыз, — дип киңәш итә музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов. – 9 бала була алар. Әниләре яшьләй үлә. Сугыштан кайткач, әтиләре икенче тапкыр өйләнә. Шулай итеп, гаиләдә 10нчы бала дөньяга килә.

“Җидегән чишмә” халык теат- ры үзешчән артисты Резедә Гарифуллина “Ике әни” повес- теннан бер өзек укыды. Тет- рәнеп тыңладык. Әтиләренә сугышка китәргә повестка килә. Ата бик нык хәсрәтләнә: ничекләр итеп, 9 баланы калдырып, сугышка китәргә? Әнә шул йөрәк әрнеткеч кичереш- ләрне Радик абый үтә дә бер нечкәлек белән тасвирлый. Барыбыз да тып–тын калып, ата белән балаларның хәлен йөрәгебез аша кичереп утыр-дык... Язучы осталыгы менә шушында инде.

 Район үзәк китапханәсендә оештырылган бер очрашуда Радик абыйдан:

— Язар өчен теманы каян аласыз? – дип сораган идем.

— Тормыштан, — дип җавап биргән иде ул. – Берьюлы шулай базарда йөрим, зур бер бүреккә тап булдым. Моның кадәр баш була микәнни дип, бүрекне кулыма алып, шаккатып карап тордым. Шуннан “Бүрек” дигән хикәя яздым.

Ул вакытта Радик абый шактый мисаллар китергән иде. Монысы да язучы осталыгы. Бүген язарга яратучыларга менә шушы кечкенә генә нәрсәләрдән дә зур мәгънә таба белгән язучыларның әсәрләрен укып өйрәнергә кирәк.

... Дамира апа бик матур сөйләде. “Радик кебек акыллы, тәртипле, тыйнак кеше башка юктыр, — диде. – Мин үзем дә аңа авырлык китермәдем”.

Радик абый соңгы вакытта болай дип әйтә иде: “Хатыны алдан үлгән ир бәхетсез ул. Дамира апагызны, не смей мине калдырып китәргә, дип кисәтәм”. Радик абыйның теләге тормышка ашты. Ул башта китте... Урыны оҗмахта булсын.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International