1 майга Арча районындагы 179 сәүдә объектының алкоголь продуциясен ваклап сату хокукына лицензиясе бар. Шуларның 53е район үзәгендә, 126сы торак пунктларда. Бүгенгә 127 авылның 49ында алкоголь продукциясе сатылмый. 2016 елның 1 июленнән алкоголь продукциясе сатуны ЕГАИС системасында терки башларга тиешле Арча шәһәрендәге 55 сәүдә ноктасының 11е (“Тандер” акционерлык җәмгыятенең 2 кибете, “РиАЛ-Авто”, “Гөлнара”, “Стройпродсервис”, “Оптовик”, “Табыш”, “Аргамак”, “Круг”, “Общепит” ширкәтләре, “Айракс” сәүдә йорты ширкәтенең берәр кибете) бүгенге көнгә тест режимында бу эшне башлады инде.