Өлкән кешенең аздан да күңеле була, юктан да кәефе төшә. Авыр чакта ярдәм кулы сузучылар андый чакта иң шәфкатьлеләр кебек тоела. Югары Бирәзә авылы фельдшеры Вәсилә Шакирова да Арчада яшәүче Рәшидә Сабирҗанова өчен шундый кеше. “Дарулар белән генә түгел, тәмле сүзе белән дә дәвалый белә”, – ди ул Вәсилә турында. Арча үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге егет һәм кызларына да ярдәм сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килгән аңа. “Аларның мөлаем, сабыр, ипле булуларына, ярдәм итәргә әзер торуларына шаккаттым. Рәхмәт яусын аларга”, – ди Рәшидә апа.