“Иң яхшы мәктәп директоры”

2016 елның 20 мае, җомга

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Иң яхшы мәктәп директоры” исемле Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады.

Аның ике этабы читтән торып үткәрелгән. Бәйгедә катнашкан мәктәп директорлары мәгънә тудырып идарә итү буенча (идарә итү үзенчәлеген ачу, тәҗрибә уртаклашу) эссе язган һәм “Педагогик коллективның төркемчелек кыйммәтләре” дигән темага презентация ясаган.

– Читтән торып башкарылган эшләрне караганнан соң, 115 директорның 20се генә финалга үтте, – ди Рәзилә Шәймәрданова. – Анда һәркем үз презентациясен яклады.

Аннан Шушмабаш мәктәбе директоры суперфиналга чыккан 10 кеше арасына, алай гына да түгел, призерлар бишлегенә керә, икенче урынны яулый һәм грант ота. Рәзилә Шәймәрданованы җиңүе белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International