Арчага ТР Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин килде. Ул Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып, андагы яшәеш белән танышты, өлкәннәр белән аралашты. Биредәге шартлар, өлкәннәргә булган карашны күреп депутат интернат коллективының эшчәнлеген уңай яктан бәяләде.