Май аеның беренче яртысында 620 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән

2016 елның 20 мае, җомга

Май аеның беренче яртысында 620 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

Тизлекне арттырган өчен – 371, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыкканга – 6, балаларны махсус җайланмасыз йөрткәнгә 12 беркетмә төзелгән. Бәйрәм көннәре исерек килеш руль артына утыручыларга да “бай” булган. 15 көн эчендә тоткарланган 13 исерек машина йөртүченең күбесе бәйрәм көннәренә туры килә. Аларның 3сенең бөтенләй машина йөртү хокукы биргән таныклыгы юк, икесе андый танык- лыкны алдырган булган инде. Ә исерек килеш руль артына утырган өчен җәза зур – 30 мең сум штраф түли, ел ярымнан ике елга кадәр таныклык- тан колак кага.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International