Үкенергә туры килде
19 яшьлек көллият укучысы мәчеттән акча урлаган өчен хөкем ителде.
2016 елның 11 маенда җәмәгать суды Үрнәк бистәсендә яшәүче Марсель Нурисламовка карата җинаять эшен карап, аны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган (урлау, ягъни чит милекне яшерен урлау) җинаятьне эшләүдә гаепле дип тапты.
Арча агросәнәгать көллияте укучысы Марсель Нурисламов 2016 елның 26 мартында 20 сәгать тирәсендә Үрнәк авылы мәчете янына килә. Ул үзе белән алып килгән тимер ярдәмендә сәдака акчалары салына торган тартманы куптарып ала һәм аны алып китә. Бер аулак урында тартманы вата, анда 2,5 мең сум акча була. Кибеттән шул акчага сыра һәм сигаретлар ала, калганын яшереп куя.
Суд утырышында Ну- рисламов гаебен тулысынча таныды һәм үкенде, ирекле рәвештә килгән зыянны түләде.
Беренче тапкыр хөкем ителүен исәпкә алып, суд Нурисламовка җәза рәвешендә 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләде, ул аны укудан тыш вакытта үтәргә тиеш.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы
прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе