Егетләр китә армиягә

2016 елның 20 мае, җомга

Егетләр китә армиягә

13 майда хәрби хезмәткә алу башланды. Алдагы көнне хәрби хезмәткә китәсе 16 егет (шуларның 13е Арча районыннан) Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә очрашты.

Очрашуга егетләрнең әти–әниләре дә чакырылган иде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты.

– Безнең район егетләре 42 хәрби частьта хезмәт итә. Моңа кадәр егетләребез үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте. Бу командирларыннан килгән хатлардан да күренә. Аннан аларның үзләре белән дә кайт- канчы элемтәне югалтмыйбыз, – диде Рамил Гарифҗанов. – Армия ул — һәр егет өчен зур сынау. Сез аны әти–әниләрегез йөзенә, туган җирегезгә тап төшермәслек итеп, лаеклы үтәргә тиеш. Ә без сезнең белән турыдан–туры элемтә аша очрашып торачакбыз. Тагын бер елдан шушы залда, шушы составта очрашырга насыйп булсын.

Бу юлы егетләребез Санкт–Петербург, Мурманск, Түбән Новгород, Мәскәү шәһәрләренә алына. Бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов егетләргә, әти–әниләргә киңәшләрен бирде, район җитәкчеләре исеменнән бүләкләр тапшырды.

– Үзегезне тәртипле тотыгыз, намус белән хезмәт итегез. Шатла- нырлык хәбәрләр килер- лек булсын, – диде ул.

Соңыннан егетләргә изге юллар, исән–имин әйләнеп кайтуларын теләп, Рәмис хәзрәт Гарифуллин дога кылды.

Арчадан игезәкләр Айназ һәм Айзат Кавиевлар әниләре Әнисә һәм әтиләре Рөстәм белән килгән иде. Егетләрнең икесе дә Арчаның беренче мәктәбендә, аннан агросәнәгать көллияте филиалында төзелеш эшләре остасы һәм эретеп ябыштыручы булырга укыган.

– Армиядә хезмәт итмәгән кеше егет түгел инде ул. Үзем дә армия хезмәте үттем, улларымны да кечкенәдән шуңа әзерләдем, – диде Рөстәм Кавиев.

– Аннан хәзер эш тә табып булмый бит. Кайбер урыннарда армия хезмәте үткән булу кирәк, – дип кушыла Әнисә.

Егетләр үзләре бер елдан соң контракт буенча хезмәт итәргә калу турында да хыялланалар.

– Мурманскига җибәрсеннәр иде, дип телибез. Хәрби–Диңгез флотына, – диделәр Айназ белән Айзат бертавыштан.

Берничә көннән (кая җибәрүләре билгеле булырга тиеш иде) әниләре Әнисәдән (ул Арчаның беренче мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли) уллары турында сораштым. Теләкләре кабул килгәнме? Шул кызыксындырды.

— Мурманскига киттеләр, – диде Әнисә ханым.

Хыяллары тормышка ашкан. Исән–сау йөреп кайтсыннар!

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International