Сабантуйга әйберләр җыйнауны оештыруга багышланган киңәшмә

2016 елның 20 мае, җомга

Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов шәһәрдә Сабантуйга әйберләр җыйнауны оештыруга багышланган киңәшмә үткәрде.

— Үзенә күрә бер бәйрәм итеп оештырырга кирәк аны, — диде ул. — Гармунчылар, күбрәк кеше катнашса күңелле була.

Әйбер җыюны бу шимбәдә 15 сәгатьтә башларга уйлыйлар. Күпләр бу көнне көтеп ала, бүләкне дә күптән әзерләп куйганнар. Ата–бабаларыбызның матур традициясе дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International