Йолдызны сүндермәслек итеп яшәргә тырышам
Яңасала мәктәбендә авылдашлары, татар әдәбиятының йөзек кашы саналган халык язучысы Гомәр Бәшировка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Әлеге чарага Гомәр Бәшировның оныгы Гәүһәр Хәсәнова–Мәһдиева, язучы якташыбыз, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев кайткан иде. “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов, хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин, Айван авылыннан җиденче мәктәп директоры Альмира Гатауллина да катнашты.
– Гомәр Бәшировның кайсы гына әсәрен алма, “Намус” романымы ул, “Сиваш” повестемы, “Җидегән чишмә”се яки “Туган ягым яшел бишеге”ме – барысы да искиткеч зур тәрбияви мәгънәгә ия. Халыкның ачы язмышын күреп, үзе дә шуны татып үскән якташыбыз аларны әсәрләрендә дә тирән мәгънәле итеп бирә алган. Мемориаль такта куелу балаларга, киләчәк буынга тарихны искә төшереп торырга мөмкинлек бирәчәк, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
– Мине дәү әтиемнең туган авылына чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Ул – йолдыз. Аның яктысында шундый йолдызны сүндермәслек итеп яшәргә дә кирәк. Дәү әти халкы, тарихы, теле өчен гомере буе көрәшеп яшәде, – диде сүз алып Гәүһәр Хәсәнова–Мәһдиева. – Оят булса да әйтим, бирегә минем беренче тапкыр кайтуым. Аның туган ягының бишек булуын аңладым. Дәү әтиемне хәтерләвегез, онытмавыгыз, олылавыгыз өчен зур рәхмәт.
Гәүһәр ханым дәү әтисе турында исендә калганнарны кызыклы итеп сөйләде.
– Дәү әти 98 яшь ярымга кадәр яшәде. Гомеремнең 40 елы аның янында үтте. Аккош күле янында дачабыз бар иде. Шунда Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Гали Хуҗин, Шәүкәт Галиев, Афзал Шамов һәм башкалар белән аралашып тордык. Шундый мохиттә тәрбияләнү миңа кеше буларак формалашырга ярдәм итте. Әти белән дәү әти бер–берсен ихтирам итеп яшәде. Дәү әтигә буласы җылылык бүген миңа эләгә. Һәм ул тормышымда, иҗатымда миңа зур көч бирә. Киләчәктә аның турында истәлекләр язарга уйлыйм. Сезнең китапханә һәм музей белән тыгыз элемтәдә эшләргә сүз бирәм, – диде ул китапханәдәге музей почмагын караганнан һәм аңа дәү әтисе китапханәсеннән алып кайткан китапларын (70 китап) бүләк иткәннән соң.
Гәүһәр Хәсәнова–Мәһдиева алып кайткан бүләкләрнең иң кызыклысы – кечкенә генә китапчык – Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасы. Аның эчке битенә “Яңасала китапханәчесе Фәридә Борһановага” дип язылган. Гомәр Бәширов үзе исән чагында бүләк итә алмаган, оныгы шуны табып алып кайтып, иясенә тапшырды.
Шушы тантана уңаеннан укучылар, балалар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән әдәби–музыкаль кичә әзерләнгән иде. Татар халык җырларын башкарган “Көмеш чулпы” ветераннар ансамбле чыгышы бу чарада аеруча урынлы булды. Кичә бу төбәкнең гимнына әверелгән “Җидегән чишмә” җыры белән тәмамланды.
Гөлсинә Зәкиева