“Безгә бүген бик рәхәт”

2016 елның 20 мае, җомга

“Безгә бүген бик рәхәт”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган төбәгенә җәяүле сәяхәт турында ишеткәч, иң беренче булып пионерлар активисты, ару–талуны белмәс, мәңге яшь күңелле мәрхүмә Луиза Садыйкова искә төште. Иң алгы рәттә, флаглар күтәреп, җырлап ул барыр иде. Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу традиция дәвам итә, тик … аннан башка.

– Габдулла Тукайның туган төбәгенә җәяүле сәяхәт быел 19нчы тапкыр үткәрелә, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. – Бу юлы анда Арча, Саба, Балтач, Биектау һәм Әтнә районнарыннан 50 югары сыйныф укучысы катнаша.

Сәяхәт Арчаның өченче башлангыч мәктәбендә башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов озатып калды.

– Сезне бик күп күренекле шәхесләр бүләк иткән Арча җирлегендә каршы алуыбызга шатбыз. Сез бүген Тукай эзләре буйлап барып, Тукай яшәгән төбәкләргә сәяхәт кылырсыз. Арча ягы сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырыр, дип ышанам, – диде ул.

“Казан арты” тарих–этнография музеенда булганнан соң кунаклар юлга кузгалды. Беренче тукталыш – Өчиле. Өчиле мәктәбе укытучылары һәм укучылары кунаклар өчен бик кызыклы чара оештырган иде. Анда Алмаз Җиһангиров, Айсинә Камалова, Илинә Минһаҗева, Әмир Мөхәммәтшин, Рәзил Вәлиев, Эльвира Һадиева башкаруында Тукай шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, татар халык биюләре башкарылды. Аннан Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнгән ветеран укытучы Фәрхат Зыятов шагыйрьнең Өчиледә булган чоры турында йөрәккә үтеп керерлек эчтәлекле һәм матур итеп сөйләде, шигырьләрен укыды. Тукайга ияреп язылган заманлашкан Шүрәле турындагы шигырен укучылар алкышлап тыңлады.

– Сездә атмосфера ук уңай. Бар да елмая, бар да ягымлы. Арча гөрләп тора. Өчиледә үткән бу очрашу, Фәрхат аганың чыгышы күңелдә онытылмаслык эз калдырды, – диде Сабадагы сәләтле балалар мәктәбе укытучысы Резеда Вәлиева. – Безгә бүген бик рәхәт.

 Шундый матур хисләр белән кунаклар Яңа Кырлайга юл алды. Беренче эш итеп, әлбәттә инде, музейда, Сәгъди карт йортында булдылар, аннан мәдәният йортына җыелдылар.

– Без, татар балалары, Тукайның тормышын, нәселен, иҗатын белергә тиеш. Без аны өйрәнеп үстек, сез дә дәвамчыларыбыз булсагыз иде. Бүгенге сәяхәтне аның башлангычы дип санагыз, – диде укучыларга мөрәҗәгать итеп район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.

Иске Кырлай мәктәбе укучылары кунакларга “Шүрәле–шоу” (сәхнәләштерелгән күренеш) күрсәтте, аннан сәяхәттә катнашучылар (һәр район) үзе әзерләп килгән “Тукай минем күңелемдә” дип исемләнгән эшләрен тәкъдир итте.

Габдулла Тукайның туган төбәгенә сәяхәт әнә шулай күңелле дә, кызыклы да, эчтәлекле дә, файдалы да булды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International