Капламасын еллар тузаны

2016 елның 20 мае, җомга

Капламасын еллар тузаны

Республикабызның танылган журналисты, якташыбыз Риман Гыйлемхановның язмаларын яратып укыйм. Мөхәммәт абый Мәһдиев кебек юмор белән, гади, кызыклы итеп яза.

Риман Солтан улы болай карап торырга гади кебек тоелса да, үзенчәлекле, хикмәтле шәхес ул. Аның нәсел җеп-ләре бөек Тукаебызга барып тоташа. Төгәлрәк әйтсәк, аның бабасы (әнисенең әтисе) Габдрахман мулла — Тукайның туганы. Аның әнисе Бибифәйзә белән Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф — бертуганнар.

Риман Гыйлемханов — рес- публиканың Тукай фонды җитәкчесе дә. Ул Габдулла Тукайны өйрәнү буенча зур эш алып бара. Үзе рульгә утырып Тукай эзләре буенча Казахстанга чыгып китте, кредитка алган өр–яңа шәхси машинасы белән 20 мең километр юл үтте, һәлакәткә очрап (тау төшкәндә алгы көпчәк җибәрә, машина сигез тапкыр әйләнә) яраксызга әйләнгән машинасын шунда калдырып кайтты.

— Тукайны анда шул кадәр зурлыйлар, аның турындагы истәлекләрне кадерләп сак- лауларына исем китте, — ди ул. — Тукайның туганы икәнлегемне белгәч күтәреп кенә йөртмәделәр.

Болары кереш өлеше иде. Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, язманың калган өлеше Габдрахман мулла белән бәйле булыр.

— Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мине телевидениегә чакырганнар иде, — ди Риман Гыйлемханов. — Шунда шагыйребез белән бәйле тарихи урыннарны барлау кирәклеге турындагы уйларым белән уртаклаштым. Озак та үтмәде, Арчаның Курса–Почмак авылыннан шалтыраттылар. Мәктәп директоры Нурзидә Сабирҗанова Югары Масрага барып бабайның нигезен рәшәткә белән әйләндереп алуларын, язулы такта куюларын әйтте, кунакка чакырды.

Югары Масрага без Риман Гыйлемханов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Тукайның бишенче буын туганы, Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбе укытучысы Лилия Фатыйхова белән бергәләп бардык. Риман Солтан улы Габдрахман мулла турында әнисеннән ишеткән истәлекләрне сөйләде.

Габдрахман мулла бик гыйлемле кеше була. Авыл балалары аның янына әкият тыңларга йөри, ул әкиятләрне үзе дә чыгара. Сәдака акчаларын иң ярлы кешеләргә өләшә. Революциядән соң муллаларны эзәрлекләү башлана, Габдрахманны да Арчага алып китәләр, берничә көн тоткач кайтаралар, аннан тагын алып китәләр.

— Әни бабайны авыл халкы яклап калды, дип сөйләде, — ди Риман Гыйлемханов. Моңа ышанып бетүе кыен, билгеле, бәлки әле ул елларда халык фикеренә колак сала торган булганнардыр?

Габдрахман мулланы авылда калдыралар, әмма йортның өске өлешен тартып алып ясле итәләр, ә сигез балалы мулла гаиләсен өйнең подвалына куып төшерәләр. Аларның кашык–тәлинкәләренә кадәр тартып алалар.

Бу сүзләрне мин Габдрахман мулла нигезе янында басып торганда тагын бер тапкыр аянычлы үкенү белән искә төшердем. Нинди гөрләп яшәп торган авыл булган бит Югары Масра! Әле менә шушы Аргыяк урам дип аталган өлешендә генә дә мәктәп, клуб, кибет булган, хәзер анда дүрт кенә йорт калган. Авыл мәктәбендә... бер бала укый.

1907 елда Габдулла Тукай Әтнәгә хәрби хезмәткә каралыр- га кайта. Шуннан файдаланып ул Кушлавычта, Өчиледә, Кырлайда була. Шул вакытта Югары Масрага да барган, диләр. Бер генә түгел, берничә тапкыр. Тукай дөньялар үзгәрәчәк дип, Габдрахманга мулла булмаска киңәш иткән.

Менә шундый истәлекле урын ул Габдрахман мулла нигезе. Берзаман аны чылбыр белән әйләндереп алып, уртага “1907 елда монда Тукай булды” дигән язу куелган булган. Тора–бара алар юкка чыккан. Курса–Почмак мәктәбе коллективы игелекле эшне яңадан башлап җибәргән. Бу көнне матур гына бәйрәм оештырып алдылар, Габдрахман мулла нигезе янында шагыйрьнең шигырьләре, җырлар яңгырады.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International